Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Гыйльфанованы авырлы килеш сәхнәгә чыкканга оялтмакчы булганнар

Җырчы Эльмира Гыйльфанова инстаграм сәхифәсендә сорау-җавап уены оештырган.

news_top_970_100
Эльмира Гыйльфанованы авырлы килеш сәхнәгә чыкканга оялтмакчы булганнар
https://www.instagram.com/elmira__gilfanova/

Җырчы үзенә килгән сорауларның берсен дә яшереп калдырмаган, уңайсызрак булганнарына да җавабын тапкан.

Эльмираны тамашачы күбрәк ире Рафил Җәләлиев белән парлы җырчылар буларак кабул итә. Инстаграм дуслары да әлеге матур парның инде күпме бергә булулары белән кызыксынган.

«Без Рафил белән 4,5 ел бергә. Институтта укыганда танышкан идек, бүген дә иҗат юлыбызны бергә дәвам итәбез», — дигән җырчы.

Эльмира белән Рафилнең тиздән әти-әни булачагы турында язган идек. Бер инстаграм дусты Эльмирага шушы турыда: «Корсаклы килеш чыгыш ясарга оялмыйсыңмы? Азрак көтеп торырга ярамыймы аны?» — дип тупас сорау бирүдән тайчынмаган. Эльмира да югалып калмаган: «Ә сезгә болай дип сорарга оят түгелме?» - дип соравына сорау белән җавап кайтарган. Үзен гаепләп сөйләүчеләргә җырчының инде исе китми икән. «Аларга да акыл керер әле. Исән-сау булсыннар», — дип язган.

Инстаграм дуслары Эльмирадан авырлы вакытта халык арасында йөри торган төрле ырымнарга ничек каравы турында да сораганнар. «Ышанам дип тә, ышанмыйм дип тә әйтә алмыйм. Әмма әниләр әйткән колакка керә. Чәчемне соңгы тапкыр августа кистергән идем», — дип язган Эльмира.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100