news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эльмира Гыйлфанова-Рафил Җәләлиев “Кызлар күңеле” җырын башкара

Гамил Авзал шигыренә Тәлгать Шәрипов язган җыр - Эльмира Гыйлфанова һәм Рафил Җәләлиев башкаруында.

news_top
Эльмира Гыйлфанова-Рафил Җәләлиев “Кызлар күңеле” җырын башкара

"Кызлар күңеле"
Гамил Авзал сүзләре, Тәлгать Шәрипов көе

Чирәмнәргә
Чык төшермим,
Урамда йөрим дә мин,
Берәүне күзлим дә мин.
Йөрәгемне
Һич төшенмим,
Сөям дә, сөймим дә миң,
Ятка сер бирмим дә мин.

Сөйгәнемә
Серләрем бар,
Серләрем серләшмимен,
Күрешкәч эндәшмимен.
Үзәкләрне
Өзәрлек яр,
Үзенә сиздермимен,
Үземнән биздермимен.

Ялындырмый
Яр сөймиләр,
Йөрәге янсын әле,
Күмергә калсын әле.
Үрелсә дә үптермимен.
Үзенә алсын әле,
Үземә булсын әле…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар