news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эльмира Гыйлфанова һәм Рафил Җәләлиев “Кил, иркәм” җырын башкара

Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйлфанова башкаруында"Кил, иркәм" җыры.

news_top
Эльмира Гыйлфанова һәм Рафил Җәләлиев “Кил, иркәм” җырын башкара

"Кил, иркәм" 

Рәгыйдә Янбулатова сүзләре, Бәхти Гайсин көе.

Ак чәчәк ата балан,
Күмелгәч гөлгә алан.
Яшь йөрәк ешь тибә,
Искән җилләр миңа:
«Сөйгәнең килә», — дисә,

Кил, кил, кил,
Кил, иркәм, мин көтәм,
Соңлама, кил инде,
Елмаеп көл инде,
Сагындым, бәгърем, сине.

Алып кил син, дускаем,
Сандугач тавышкаен,
Мәхәббәтнең сафын,
Энҗеләргә хасын,
Алып кил, аккошкаем.

Кил, кил, кил,
Кил, иркәм, мин көтәм,
Соңлама, кил инде,
Елмаеп көл инде,
Сагындым, бәгърем, сине.

Алып кил миңа язның,
Чәчәкле алсу таңын,
Мәхәббәтнең сафын,
Энҗеләргә хасын,
Алып кил миңа тагын.

Кил, кил, кил,
Кил, иркәм, мин көтәм,
Соңлама, кил инде,
Елмаеп көл инде,
Сагындым, бәгърем, сине

Ак чәчәк аткач — балан,
Гөл чәчәк аткач — алан.
Яшь йөрәк ешь тибә,
Искән җилләр миңа:
«Сөйгәнең килә», — дисә,

Кил, кил, кил,
Кил, иркәм, мин көтәм,
Соңлама, кил инде,
Елмаеп көл инде,
Сагындым, бәгърем, сине.
Источник: http://erlar.ru/node/4875



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар