Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Гыйльфанова иренең бүләген күрсәтте

Җырчы әрем бәйләме белән фото куйган.

news_top_970_100
Эльмира Гыйльфанова иренең бүләген күрсәтте
Рамиль Гали

Яшь җырчы Эльмира Гыйльфанова әрем бәйләме белән фото куйган. Бактың исә, үзенчәлекле бәйләмне ире Рафил бүләк иткән икән. Бу хакта җырчы үзе язган һәм иренә рәхмәт әйткән. «Барысы да синең өчен», — дип язган ире.

«Сөйгән ярыгызның сезгә әремнән җыелган чәчәк бәйләме бүләк иткәне юктыр. Күрәселәр бар икән әле. Моның кадәр романтик икәнеңне белмәгән идем. Сезгә сөйгән ярларыгызның нинди үзенчәлекле, онытылмаслык бүләк ясаганы булды?» — дип язган Эльмира.

Инстачылар Рафилне хуплаган.

«Хуш исе бөтен өйгә таралгандыр инде»;

«Әрем исен бернинди чәчәк исе дә алыштыра алмый. Шундый тәмле бит ул. Иртә язда ашарга да тәмле һәм файдалы. Молодец, Рафил! "Бишле" сиңа!»;

«Эльмира, акыллым, шул әрем бәйләме өчен Рафилгә бер малай алып кайт инде. Рәхәтләнеп тигезлектә үстерерсез»;

«Җәй көне шундый чәчәк бүләк итәргә кирәк инде. Көз-кыш кибеттән алып бирер», - дип комментарий калдырган иҗади гаиләнең виртуаль дуслары.

Бер инстачы яшьлек хатасын да таныган. «Миңа ун каен миллеге һәм каймак бүләк иткән иде бер романтик. Хәзерге акылым булса, шуңа кияүгә чыгар идем», - дип язган ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100