news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эльмира Гыйльфанова белән Рафил Җәләлиев узган елгы концертлары турында: "Халык аңлап бетермәдеме шунда..."

Йолдызлы гаилә узган елгы концертларыннан канәгать калмаган.

news_top
Эльмира Гыйльфанова белән Рафил Җәләлиев узган елгы концертлары турында: "Халык аңлап бетермәдеме шунда..."
– Яңа җырлар әзерлибез. Дуэт буларак, тагын берничә җырыбыз дөнья күрәчәк. Фәлсәфирәк, гаилә темасына багышланган “Ачуланма” дигән җырыбыз табадан төшәргә тора. Кызу темптагы җырларыбыз да булачак. Үзем дә шундый бер җырымны бик көтәм әле. Ике концерт программасы эшләгән идек, аны Казан сәхнәсендә дә күрсәттек. Узган елгы концертлардан соң ничектер күңел төшебрәк киткән иде. Концертларны да әллә ни күп эшли алмадык, программабыз да кызыклы иде кебек инде, халык аңлап бетермәдеме шунда. Шуңа күрә быел эшләмикме дип тә уйлаган идек, ләкин ниндидер серле көчләр безне эшләргә мәҗбүр итә, - диде Рафил Җәләлиев “Татар-информ”га.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар