Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь әни Эльмира Гыйльфанова нәни кызы Хәятнең һөнәрләрен әйтте

news_top_970_100
Яшь әни Эльмира Гыйльфанова нәни кызы Хәятнең һөнәрләрен әйтте
Рамил Гали

Җырчы гаилә Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфановаларның көтеп алган бәләкәчләренә дә тиздән 5 ай була икән. Яшь әни социаль челтәрдәге сәхифәсендә кечкенә Хәятнең һөнәрләрен атаган.

«3 айдан актив әйләнеп ята башлады, юынырга бик ярата, көйләп сөйләнә, юыну бүлмәсендәге су бойлеры белән сөйләшә, урамга чыгу – бер бәла, коляскада тик ятмый, ятсына башлады... Күп әле анда...» – дип язган Эльмира Хәятнең һөнәрләре белән кызыксынучыларга. Кыскасы, ул баласын бер сүз белән: «Артистка», – дип тасвирлаган.

Шулай ук, Хәятне әтисенә охшатучылар булган. Бу – якыннан күреп белүчеләр булса кирәк. Чөнки әлегә яшьләр баланың йөзен социаль челтәрләрдә күрсәтмиләр.

Фотолар: Эльмира Гыйльфанованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100