Эльмира Гыйльфанова социаль челтәрдәге сәхифәсендә кызына яңа җыр бүләк иткән: «Хәятнең туган көненә миннән бүләк!» – дип язган ул.
Яңа җыр «Балам» дип атала. Аның авторлары – Алинә Хисамиева һәм Риваль Хисмәтуллин.
Тамашачылар җырны яратып кабул итүләрен белдереп, смайликлар калдырган һәм нәни кызчыкны туган көне белән дә котлаганнар.