Эльмира Гыйльфанова: «Кызыбызны караганы өчен әнигә хезмәт хакы түлибез»
Эльмира Гыйльфанова – татар эстрадасының популяр җырчыларының берсе. Эльмира белән җырчы Рафил Җәләлиев Хәят исемле кыз үстерәләр. Аңа тиздән 3 яшь тулачак.

«Дүрт елдан артык балага уза алмый йөрдем»
Эльмира, сәлам. Сез Рафил белән әти-әни булганнан бирле аралашканыбыз юк. Әни булулары ничек соң?
Мин әни статусын бик озак көттем. Шуңа да һәр мизгелнең тәмен тоярга тырышам. Ни өчен тырышам, чөнки хәзер Хәяткә 2 яшь тә 7 ай. Безнең профессия бик уңайсыз графиклы. Кайбер вакытта көн саен бертуктамый икешәр атна буе эшләгәнебез бар. Андый вакытта балага игътибарым бер дә җитми.
Ә менә Хәяткә 9 ай тулганчы, мин көн саен аның белән булдым. Башта бик елак иде, ятсына торган иде. Хәзер инде рәхәт вакыты.
Тугыз ай буе өйдә утыру авыр бирелмәдеме? Артист көн саен диярлек төрле җирләрдә чыгыш ясый бит.
Хәят 9 айга кадәр күкрәк сөте ашады. Мин ерак чыгышларга бара алмый идем. Бары тик Казанда гына чыгыш ясый ала идем. Шул вакытта еш кына миңа: «Өйдә утырасың бер дә килмидер, тизрәк мәҗлестә я концертта җырлыйсың киләдер инде», – дип әйтәләр иде. Ә мин, киресенчә, яшьләр сленгы белән әйткәндә, «в моменте» булдым. Иң тәмле, рәхәт, кечкенә, күтәреп кенә йөри торган вакытларын, йокысыз төннәрне, аруларны, көн саен коляска күтәреп урамга чыгуларны, беренче елмаюларын, тәпи китүләрен истә калдырасым килде. Бер генә вакыт бит инде ул.
Өйдә утыру ялкытмадымы? Аннан соң өйдә утыру ошап та китәргә мөмкин, алай булмадымы?
Тынычлыкка тиз ияләшәсең шул. Рафил концерт дип янып йөргәндә, минем каядыр бару теләгем һич кенә дә юк иде. Миңа өйдә рәхәт иде! Шулай да, бераз вакыт үткәч, өйдә утыру ялкыта башлады. Кечкенәдән җырлап үскәч, күңел көннәрнең бер-берсенә охшап баруын кабул итми башлады.
Чыгышлар булганда, Хәятне кем белән калдыра идең?
Без эштә чакта Хәят дәү әнисе белән (минем әнием). Әни атна саен Чаллыдан Казанга килеп карый, яки без Хәятне Чаллыга алып барып куябыз. «Нянька»ларыбыз юк. Әни «ышанычым юк, үзем карыйм», ди. Туганнан бирле алар бергә, шуңа да без борчылмыйча, тыныч күңел белән калдырып китәбез.
Бер җырчы «туганыма бала караган өчен акча түлим» дигән иде. Сез дә әниеңә акча түлисезме?
Яшерен түгел. Без әнигә хезмәт хакы түлибез. Әни шуның өчен эшеннән китте. «Сез, яшьләр, эшегез булганда барыгыз, йөрегез, эшләгез», – дип торалар. Беркем дә акчасыз яши алмый. Һәр эш тиешенчә бәяләнергә тиеш. Бала карау – иң авыр эшләрнең берсе. Караган кеше генә белә.
Ничә сум, сер булмаса?
Әнинең зарланганы юк, димәк, аңа җитә.
Рафил бер интервьюсында, балага узганчы, тикшеренеп, табибларга йөрүеңне әйтеп үткән иде. Син бу хакта ни диярсең?
Рафил дөрес әйткән инде, 4 елдан артык балага уза алмый йөрдем. Бармаган табиб, мөрәҗәгать итмәгән клиникалар калмаган иде. Анализлар тапшыргач, бар да яхшы, диләр иде. Һәрнәрсәнең үз вакыты булган кебек, Хәят тә үз вакыты белән дөньяга килде. Аллаһ кушканча булгандыр, чөнки нәкъ менә шушы дәвалану булышты, дип әйтеп булмый. Без Аллаһка тапшырган идек инде, чөнки табибларга гел йөрү дә арыта бит ул. Менә булышыр, менә болар кирәкле киңәш бирер, дип, данлыкны табибларга да барган идек. Нәтиҗәсе барыбер булмый иде…
Гафу, тик сорыйм: инде балага уза алмам дип, тәмам өмет җуйган чакларың була идеме?
Бу хәлне үз башыннан үткән кеше генә белә… Яхшы хәбәр көтәсең, ә ул юк. Нишләп кайбер акылсыз, шушы бәхетнең кадерен белмәгәннәргә бала насыйп була, дип уйлый идем. Табып, шушы нарасыйны ташлап калдыралар бит. Ә без көн саен Аллаһка ялварып сорый идек. Юк та юк...
Өйләнешкәч, кайчан бәби алып кайтасыз, дип тә йөдәтүчеләр бар бит әле…
Шушы сынаулы чакларда әти-әни, туганнар, якын дуслар бер дә тузга язмаган сораулар бирмәде. Ә менә бер дә таныш булмаган кешеләр төрле сораулар бирәләр иде. Кәефнең болай да юк чагы, ә монда, күңелне тырнап, кабат шушы теманы күтәрәләр. Бер ханым: «Сеңлем, менә мин баламны соң таптым, шуңа күрә ул авыру туды. Әйдә, син озаклама, синеке дә авыру туарга мөмкин», – дип язган иде. Шундый күңелемә тигән иде бу сүзләр, әле дә хәтеремдә. Шушы типтагы хатларны язганнарның үз балалары юк микән ул?! Шулай да, тора-бара, бу сүзләргә игътибар итми башладым.
Рафилгә рәхмәт инде, ул беркайчан да урынсыз сораулар биреп, мине рәнҗетмәде. Танышларым арасында, еллар дәвамында балага уза алмаганга күрә, таркалган гаиләләр бар. Бик кызганыч. Шундый сынаулы чакларда да терәк була алмагач, арада мәхәббәт бар микән, белмим.
Шушы хәлдә калган хатын-кызларга нәрсә киңәш итәр идең?
Табиб юкка гына табиб түгел бит. Үзең өчен булса да, барлык анализларны бирү комаучаламас. Ә эмоциональ яктан бик сабыр, көчле булырга кирәк. Һәм сорарга. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас.
Насыйп итсә, кабат әни булыр идеңме? Планыгызда бармы?
Аллаһ насыйп итсә, бик теләп. Мин балалар яратам.
«30 яшемә җитеп бер укол да куйдыртканым юк иде»
Әниеңнең кайчагында сездә яшәвенә әтиең ничек карый?
Мин әтиемә, әниемә нык рәхмәтле. Алар яшь бик тә бала җанлы кешеләр. Хәят туганнан бирле әни янымда. Шундый ярдәм итте. Мин баланы авыр таптым, шуңа тернәкләнүгә озак вакыт кирәк булды. Иелеп торырга да авыр иде миңа. Әни өйләрне дә җыештыра иде, ашарга да әзерли иде, керләрне дә юа иде.
Әтигә дә бик рәхмәтле. Уйлап карасаң, кайсы иргә хатынының, атна саен башка шәһәргә китеп, бала караулары ошар иде. Ул бер дә каршы килмәде: «Бар, бар, син кирәк аңа», – дип торды.
Ә хәзер инде Хәятне без Чаллыга илтеп куябыз. 1-2 атнага. Декабрь айларында 1-1,5 ай торды шунда. Безгә дә уңайлы, тыныч, аларга да бергә күңелле. Хәят әтине бик ярата, эштән кайтуын көтә, бергә уйныйлар. Утырып торырга да ирек бирми. Безнең эш графигы тыгызлана башласа, без шулай Чаллыга илтеп куябыз да, ике арада йөреп торабыз.
Кесарев кисеме белән таптыңмы?
Әйе, тулгагым 14 сәгать дәвам иткәннән соң, кесарев кисеме ясарга булдылар. Табибның операция бүлмәсен әзерләргә боерганын ишеткәч, үләм дип торам. 30 яшемә җитеп бер укол да куйдыртканым юк иде. Ул яктан бик куркак мин.
Кайбер хатын-кызлар кесарев кисеменә каршы. Син бу хәбәргә ничек тәэсир иттең?
Иң мөһиме – кызымның исән-сау булуы иде. Әйткәнемчә, бик курыктым, ләкин табибка 100 процент ышандым.
Түләп таптыңмы?
Әйе, табибны үзем теләп сайладым. Танышларым да нәкъ аны киңәш иткәннәр иде. Төшемдә дә: «Шушы табибта тапсаң, бар да яхшы булачак», – дип күргән идем. Аллаһка шөкер, кызым сау-сәламәт.
Ничә сумга төшкән иде?
Ул вакытта без 30 мең түләдек. Чагыштырмача, күп түгел. Кайберәүләр бик зур акчалар түләп таба. Кирәк микән ул? Күпме түләсәң дә, барыбер үзеңә табасы бит инде. Кемдә генә тапсалар да, һәр хатын-кызга сәламәтлек телим.
«Тамашачыга бераз гына башкарак стильдәге иҗат кирәк, ахрысы»
Ялгышмасам, син иҗат юлыңның башында Филүс Каһиров төркемендә эшләдең. Ул елларны искә төшереп үтик әле.
Филүснең төркемендә 3 ел эшләдем. Беренче курсны тәмамлагач, миңа шундый тәкъдим килде. Зур җаваплылык иде инде ул, чөнки Филүс – эстрадабызның иң затлы җырчыларының берсе. Курка-курка гына ризалаштым.
Ул вакытта җырларым тупланмаган иде дә әле. Аның белән бергә эшләү имтихан кебек иде. Филүснең тамашачысы да зәвыклы бит, шуңа күрә иҗатымның ул чорында ук мин үземә югары планка куйган идем. Бүгенге көндә без әле дә аралашып торабыз. Мин аңа бик рәхмәтле, чөнки нәкъ менә ул мине зур сәхнәгә алып чыкты.
Ник нәкъ менә сине, ягъни, гафу, тәҗрибәсез 1нче курс студентын сайлады икән?
Бу сорауны Филүснең үзенә бирергә кирәктер. Алар минем турыда каян ишеткәннәр микән? Ник нәкъ мине чакырдылар микән? Менә сиңа мә! Минем бу хакта кызыксынганым да юк иде. Форсаттан файдаланып, кабат, мине сайлаганнары өчен рәхмәт әйтим әле.
Шоу-бизнес өметләреңне акладымы?
Эстрадада әле үз урынымны булдырып кына киләм. Шоу-бизнесның тискәре һәм уңай яклары турында фикер йөртергә әле иртәрәктер. Бу хакта олпат һәм зур артистлар сөйли аладыр. Без Рафил белән сыйфатлы шоу-бизнес яклы. Затлы булсын, дип тырышабыз: җырларның сүзләрен дә, көен дә төпченеп сайладык, киемнәрнең тукымасын да чит илдән алып кайттык. Концерт программасы һәр яклап камил булсын дип, махсус режиссерлар төркеме белән эшләдек. Иҗат кешесе шулай, очына-очына, талпына-талпына, тамашачысына ошасын дип тырыша бит инде ул. Ә иҗатыңны, менә шушы тырышлыгыңны дөрес бәяләмиләр. Тамашачыга бераз гына башкарак стильдәге иҗат кирәк, ахрысы. Безнең концертка килгән тамашачы ял итеп, үзенә рухи азык алып кайтып китсен иде – максатыбыз шул. Һәм безнең өметебез әле дә бар: тамашачы үз фикерен яхшы якка үзгәртеп, җырның, иҗатның затлысын кадерли башлаячак әле.