Татар эстрадасының яшь җырлы-моңлы гаиләсе Эльмира Гыйльфанова һәм Рафил Җәләлиев социаль челтәрдәге шәхси сәхифәләрендә «Яшьлек» дип аталган яңа җыр тәкъдим иттеләр.
Җыр Альфред Якшимбетов көенә, Ильмира Гыймаева сүзләренә, Адель Хәмзин аранжировкасына эшләнелгән.
«Әй син, яшьлек, яшьлек,
Юллар ярып барасың.
Мәхәббәт утында
Һич курыкмый янасың».