news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эльмира Гыйльфанова бәләкәй кызы Хәятне күрсәткән

news_top
Эльмира Гыйльфанова бәләкәй кызы Хәятне күрсәткән
социаль челтәрләр

Җырчы гаилә Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфановаларның моннан ярты ел чамасы элек кызлары туган иде. Моңа кадәр әти белән әни бәләкәчләренең йөзен социаль челтәрләрдә күрсәтмәделәр. Менә Эльмираның сабырлыгы беткән булса кирәк: кечкенә Хәятне виртуаль дусларына күрсәткән.

«Яңа 2023 елны яңа составта каршыладык», – дип язып куйган ул гаиләләре белән төшкән фото астына. Әлеге сурәттә бәхетле баланы бер ягыннан – әтисе, икенче ягыннан әнисе «пәп» иткән.

Алты айлык Хәятне бик күпләр әтисенә охшатканнар. «Әти кызы!», «Рафилнең күчермәсе бит бу», «Бигрәк әтисенә охшаган, тьфү», – дип язганнар.

«Күз тимәсен», «Ой, кечкенә курчак», «Сөбханалла», «Тәтика», – дип, сокланучылар да байтак. Шулай ук, яшь гаиләгә җылы теләкләрен ирештереп, тигез тормыш теләгәннәр.

Фото: Эльмира Гыйльфанованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар