Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Галимова: «Үземне берникадәр вакыт Казан ханлыгы чорында яшәгән кебек тойдым...»

Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты, Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге, Россия һәм Татарстан театр әһелләре берлеге әгъзасы, Муса Җәлил премиясе лауреаты Эльмира Галимова белән иҗатындагы яңалыклары, тормыш сынаулары һәм фольклор традицияләре турында сөйләштек.

news_top_970_100
Эльмира Галимова: «Үземне берникадәр вакыт Казан ханлыгы чорында яшәгән кебек тойдым...»
Фото: Эльмира Галимованың шәхси архивы, © «Татар-информ», Абдул Фархан

«Әбиемә такмак, әйтем, табышмаклар өйрәткәне өчен рәхмәтлемен»

– Эльмира апа, әңгәмәне тормыш юлыгыз белән бәйләп башлыйсы килә. Тумыштан ук иҗади бала булдыгызмы, музыка дөньясын сайлавыгыз кайчан, ничек хәл ителде?

– Баланың киләчәктә кем буласы алдан билгеле була, диләр. Бу гыйбарәгә көннән-көн ышанам. Актив бала булганга күрә микән, хәтта әтидән дә сорап тормыйча, әни миңа «Детский мир» кибетеннән бик кыйбатлы пианино сатып алды. Мин бик тә җырларга ярата идем, шул сәләтемне күреп, алырга уйлагандыр, дип уйлыйм. Ул вакытта миңа нибары 3 яшь иде.

Пианиноны ачып җибәргәч, эчендә ноталар язылганын күрдем. Җырмы бу, нинди көй икән бу, дигән кызыксыну туды. Озакламый миңа 4 яшь тулды, әнидән ноталар китабын алуын сорадым, чөнки бу вакытта укырга өйрәнгән идем. Мәктәпкә укырга кергәнче үк укый-яза белдем. Пианинодагы ноталарны үзлегемнән таныгач, көйне уйнап карадым. «Пусть всегда будет солнце» җыры иде ул. Кызыксынучанлыгым, максатчанлыгым шуннан билгеле булгандыр.

5 яшьтә балалар бакчасында тәрбияче апалар белән киңәшмәләргә йөреп, утренник, бәйрәмнәр оештыруда катнаштым. Спектакльләр дә куйдык, рольләр башкара идем. Балалар бакчасында фортепианода баштан бер генә кул белән уйнаган булсам, тора-бара икенче кулны да кушып, ишетеп (на слух) аккомпанементлар уйный башладым.

Аннан соң, без абыем белән бергәләп, өйдә дуэт җырлый идек. Әниләр сөенеп тыңлап утыра иделәр. Әбием дә һәрчак янәшәмдә булды. Бүгенге көндә фәнни эшчәнлегемә килүем белән, гомумән, иҗат юлында татар музыка фольклорын яхшы белүем белән әбиемә рәхмәтлемен. Йокларга ятар алдыннан ул миңа бишек җырлары, мөнәҗәтләр, бәетләр җырлый иде. Алар нәрсәдән гыйбарәт, аларның иҗек алымнары ничек төзелгән, шигырьләр ничек языла – миңа барысын да бәйнә-бәйнә аңлата, өйрәтә иде. Төрле биремнәр биреп, йоклар алдыннан «ардырып», кызыксындырып өйрәтүе өчен, мин аңа бик рәхмәтле.

Әбидән өйрәнгән гыйбарәләр, такмак, әйтем, табышмаклар хәзер миңа фольклор экспедицияләрендә йөргәндә бик еш очрый, аларны өлкән буын бик яхшы белә, сөйли. Мин инде искә төшерәм дә, әбием дә шулай әйткән иде бит, дип, рәхмәт сүзләре белән искә алам. Шуның белән балачагым кызыклы булды.

Ә инде мәктәпкә укырга кергәч, алты көннең өчесен-дүртесен укый идем, калган көннәрдә чаралар уздыру белән мәшгуль булдым, чөнки укытучылар киңәшмәсенә мине дәрестән алып чыгып китәләр иде. Бәйрәм кичәләрендә иллюстратор-аккомпаниатор буларак та чыгыш ясарга туры килде, җырлаган вакытлар да күп булды. Мәктәптә спектакльләр куя идек, үземне режиссер буларак та сынап карадым. Нәрсә белән генә шөгыльләнсәм дә, ул миңа файдага гына, булачак һөнәремә әзерлек этаплары булып торган икән, дим.

Фото: Эльмира Галимованың шәхси архивыннан

«Музыка юнәлешендә үзенчәлек табу, яңалык кертү – төп омтылышым»

– Күрәм, балачактан ук иҗат дөньясында кайнагансыз. Ә композиторлык сәләте ничек ачылды икән?

– Иң беренче җырымны 9 яшьтә яздым. «Ана сагышы» дип атала ул. «Татарстан яшьләре» газетасында Әхмәт Рәшитнең яңа гына табадан төшкән шигыре басылып чыккан иде. Шигырьне укыдым да, көй туды. Музыка мәктәбендә укыган вакытым бит, шундук көйне нотага салдым. Аннан соң «Туган ягым – Чаллы», «Яраткан песиемә» җырларын яздым.

Нинди темаларга әле җыр язылмаган икән, дип уйлап утыра идем. Мәсәлән, туган як турында җырлар күп булса да, Чаллыга багышлап язылганнары юк! «Туган ягым – Чаллы» җырын язгач та, әни мине кулдан җитәкләп, «Сердәш» ансамблен оештырган, үзешчән композитор Ринат Гобәйдуллин янына алып барды. Ринат абый җырны тыңлап карады да: «Сеңлем, шундый җитлеккән җыр килеп чыккан!» – дип, мине әнигә мактады. Шуннан соң, ул да уйлап куйгандыр, күрәсең, озак та үтми, «Чаллы сиреньнәре» җырын иҗат итте. Ринат Гобәйдуллинның беренче фатыйхасы иҗат юлымда зур роль уйнагандыр дип уйлыйм.

Тора-бара, җыр язу мәсьәләсендә активлаштым. 9-10 яшь булганда «Тургай» җыр конкурсында композитор буларак чыгыш ясап, финалга үттем. Композитор Луиза Батыр-Болгари үзенең исеме язылган вазасын бүләк иткән иде. «Бу кызчыгыбыз зур дәрәҗәле композитор булачак, аның потенциалы бик зур», – дигән иде ул миңа өметләр баглап. 2007 елда Татарстан Композиторлар берлегенә әгъза буларак кабул ителгәч, Луиза апа янына килеп: «Шул кыз бит мин!» – дигәч, аптырап китте. Ваза бүләк иткәнен истә калдырган булган. Мине кочаклап: «Уңышлар телим!» – дип әйтте. Хәзер дә очрашкан вакытта бу хатирәне җылы истәлек итеп искә алабыз.

Балачакта шундый кызыклы вакыйгалар булды. Мин берничә һөнәр үзләштерергә хыялланып йөрдем, чөнки мәкаләләр, хикәяләр язарга да ярата идем, спектакльләрдә төрле рольләрдә уйнауны үз иттем, җырлар язуым – күңел халәтем чагылышы һәм музыка иҗат итмичә булдыра алмавымны аңладым... Музыка үзенә тартты: 9нчы сыйныфтан соң Казан музыка көллиятенә укырга килдем. Музыка белгече (сольфеджио һәм музыкаль әдәбият укытучысы) белгечлеген үзләштердем. Шул ук вакытта вокал бүлегендә укыдым, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә композиторлык бүлегендә дә дәресләр алдым. Ул вакытта Радик Сәлимов, Алсу Абдуллина, Алсу Салиховлар белән бергә Рәшит Кәлимуллиннан дәресләр алдык. Максатчанлык сыйфаты миндә бик көчле, шунлыктан, музыка көллиятен тәмамлаганнан соң, композитор булам дигән уй белән, Казан дәүләт консерваториясенә укырга кердем. Консерваторияне кызыл дипломга тәмамладым. Шуннан эшкә керү мәсьәләсе туды... Эш юк. Дәресләр бирергә Казан дәүләт мәдәният институтына, Татар дәүләт гуманитар-педагогика институтының музыка факультетына да барып карадым, ләкин сәгатьләр булмады.

Эш эзләп йөргән вакытта, «Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында кемдер кирәк, белешеп кара әле», – диделәр. Кемдер кирәк, дигән сүз белән бардым. Фәнни хезмәткәр эзләүләре икән. Мәкаләләр язганың бармы, дип сорадылар. «Фәнни мәкаләләр язган юк, ләкин алынып карыйсым килә», – дигәч, аспирантурага укырга кердем. 4 ел укыдым һәм, укуымны тәмамлаганчы ук, кандидатлык диссертациясен якладым. Шулай итеп, фән юлына да аяк бастым.

Әлеге институтта театр һәм музыка юнәлешләрен берләштереп алып барырга кирәк булды. Баштан фәнни хезмәткәр булып эшләсәм, аннан соң 6 ел театр һәм музыка бүлеген җитәкләдем. Шул ук вакытта «La Primavera» оркестрында башкарма директор да булып эшләдем, ләкин институттагы эшчәнлегемне ташламадым.

Шул елларда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында 5 авторлык концертларымны бирдем. Менә хәзер кайвакыт үз-үземә аптырап куям, ничек җитешелгән икән, дим. Кай арада әсәрләр язылган? Беләсеңме, Зилә, ул бер дулкын булып язылгандыр. Димәк, кайбер идеяләр җитлеккән, язып кына куярга кирәк булган. Чөнки барлык әсәрне дә шулай язам: баштан ул формалаша, башы, дәвамы, кульминациясе һәм чишелеше ничек була – шулар турында уйлап йөрим, шуннан соң гына әсәрне язарга утырам.

Узган елларга әйләнеп карыйм: 200дән артык җыр, 100дән артык күләмле классика юнәлештәге музыкаль әсәрләр язылган. Алар арасында «Сөембикә канаты» арт-операсы һәм «Кол Шәриф» операсы бар. Моннан тыш, 6 симфоник картина, шулай ук, 3 концерт жанрында язылган әсәрләр (3 өлештән торган фортепиано һәм симфоник оркестры өчен «Концерт», шулай ук 3 өлештән торган гитара һәм симфоник оркестры өчен «Концерт», баян һәм камера оркестры өчен «Рапсодия»), кыл-кубыз һәм симфоник оркестры өчен язылган риваять – «Чатыр-тау» әсәре, камера оркестры өчен «Мегаполис» һ.б. республикабызның татар дәүләт драма театрлары өчен язылган әсәрләр бар. «Чатыр-Тау» әсәре минем өчен аеруча якын булды. Беренче тапкыр мин төрки уен коралын симфоник оркестр белән кушып, иҗат иттем. Татар музыкасы өчен бу – беренче эксперимент. Тамашачылар соравы буенча ул «Мирас» фестивалендә инде 2 тапкыр яңгырады. Музыка юнәлешендә үзенчәлек табу, яңалык кертү – минем төп омтылышым.

Фото: Эльмира Галимованың шәхси архивыннан

Кол Шәриф операсы турында: «Бүгенге болганчык сәясәттә, вазгыятьтә бу операның куелышы бик кирәк»

– Эльмира апа, шундый сорау туа: кайбер кеше фольклор ул – искелек калдыгы, яңалык белән яшик, алга барыйк, дип әйтә. Шулай диючеләргә ничек җавап бирер идегез?

– Мәдәният – милләтебезнең йөзе, дип һәрвакытта әйтә киләм. Дәүләттә шулай корылган: спорт, сәнәгать, медицина, мәгариф өлкәләренә бик күп акчалар бүленеп бирелә. Ә мәдәнияткә иң соңгы чиратта гына игътибар итәләр. Кайчак шуңа йөрәк авыртып куя. Һәр милләтнең тарихын барлаганда, без аларның китаплары, мирасы, гореф-гадәтләренә, энҗе-мәрҗәннәре кебек, асылташ булып ялтырап торган музыкаль әсәрләре, драма әсәрләренә күз салабыз. Бездә бөтенләй дә мәдәнияткә игътибар юк дип әйтә алмыйм, ләкин хәзер ул игътибар икенче юнәлешкә йөз борды – мәдәнияткә заманча алымнар кертәләр, заманча тасвирларга тырышалар. Ә ул һәрвакытта да кулай түгел, чөнки һәр милләтнең үзенең асылы, йөзек кашы бар. Бу алымнарны керткәндә, без үзебезнең асылыбызны югалтырга мөмкинбез. Экспериментларга бик сак карарга кирәк, алар кирәк, ләкин аны практик яктан куллансалар, уңайлырак булыр иде. Техник яктан инновация алымнары кулланып эшләү кызыклы, сәхнә әйләнеп торганда драма әсәрен күрсәтергә булыр иде, мәсәлән. Яки төрле уен коралларын кулланып, ниндидер алымнар кертергә мөмкин. Ул зур югалту китерми.

«Моң» төшенчәсе иң беренче планда калырга тиеш, чөнки татар халкының бизәге ул. Үзебезнең милли йөзебез югалмасмы, яңа технологияләр артыннан куып, милли аһәңнәребезне югалтабыз микән, дигән борчу бар.

«Кол Шәриф» операсын язганда да, иң беренче максат итеп, операның милли булырга тиешлегенә басым ясадым. Казан ханлыгы вакытында нинди музыка яңгыраган? Без бит аны белмибез. Ә бу бары тик тоемлап иҗат итүгә генә кайтып кала. Казан ханлыгында ул вакытта нинди аһәң булган? Менә шуны сизәргә, тоемларга һәм тамашачыларга җиткерергә тырыштым. 4 акттан торган 2,5 сәгатьлек опера уңышлы булып чыкты, дип саныйм. Быел «Мирас» фестивалендә аның 3 кисәге яңгырады. «Безнең тормыш», «Сөмбел ана белән Юлбарысбәк» дуэты, «Мин ант итәм» дип исемләнгән Кол Шәрифнең ариясе тәкъдим ителде. Шушы ария – әлеге операның асылын аңлата торган кисәк. Әсәрдә Коръәндә язылган сүрәләрдән алынган Аллаһы Тәгаләнең безгә әйтелгән васыятьнамәсе һәм Кол Шәрифнең халыкка, җәмгыятькә әйтәсе сүзләре, татар халкының киләчәге турында борчылуын ишетергә мөмкин. Ариядә мин Кол Шәрифнең йөрәк тибешен бирдем. Өченче кисәк яңгыраганда Кол Шәрифнең йөрәк тибешен сиздек, дип килеп әйтүчеләр булды. Димәк, йөрәк тибешен, кан саркуын, аның яралы икәнен тасвирлый алганмын, дигән уйлар белән Зур концертлар залыннан кайтып киттем.

  • «Безнен тормыш» – Кол Шәриф ариозасыннан өзек. «Зур Романсиада» конкурсының Гран-при иясе, халыкара конкурслар лауреаты Иркен Мостафин башкара. ТР Дәүләт Академия симфоник оркестры. Дирижер: Василий Валитов.

Әлбәттә, әлеге 3 кисәкне башкаруда үзләренең зур өлешләрен керткән опера җырчылары: Халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел Кыямова, Татарстанның атказанган артисты Айрат Ганиев һәм Кол Шәриф партиясен башкарган «Зур Романсиада» конкурсының Гран-При иясе, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының хор артисты Иркен Мостафинга зур рәхмәтләремне җиткерәм. Алар өчесе дә әлеге әсәрне йөрәкләре аша уздырып, тамашачыга җиткерә алды. Афәрин, дип әйтәсем килә аларга! «Мирас» фестиваленең сәнгать җитәкчесе Вадим Дулат-Алеевка «Кол Шәриф» операсыннан өзекләрне яңгырату өчен мөмкинлек биргәне өчен рәхмәт.

Кол Шәрифнең татар халкының киләчәге, язмышы, үткәне, гореф-гадәтләре сакланырмы? Шушы һәм башка проблемалар операның нигезендә ята. Мин аны үзем аша үткәреп яздым. Нәкъ бүгенге болганчык сәясәттә, вазгыятьтә бу операның куелышы бик кирәктер, дип уйлыйм. Пропаганда, тарихыбызны барлау, бердәмләшү, әти-әни, гаилә тарихы, гаилә кыйммәтләре турында уйланулар – барысы да әлеге операда бар.

  • «Сөмбел ана белән Юлбарысбәк» дуэты. Башкара – Халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел Кыямова һәм ТР атказанган артисты Айрат Ганиев. ТР Дәүләт Академия симфоник оркестры. Дирижер: Василий Валитов.

«Кол Шәриф операсында Казан ханлыгы чоры яңгыраш алды»

– Операны уңай кабул итүчеләр арасыннан әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинованың да бәяләмәсен күрдем. Мин Сезгә бик сокланам, 450дән артык ел элек булган вакыйгаларны, тормыш-яшәешне, шул рухны ничек итеп музыкада яңгыратып булды икән соң? Опера язылганда берничә ай дәвамында шушы чор геройлары белән яшәдегезме, ниндидер бер транска кердегезме, ничек булды ул?

– Язылу тарихы бик кызыклы. Мин күптәннән бу тема белән янып йөрдем. 2019 елның декабрендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан грантлар бирү проекты чыкты. Нигезләмәдә опера жанрында әсәрне 5 ай вакыт эчендә язу бурычы куелган иде. 5 ай эчендә операны һәр кеше дә яза алмый, шуңа күрә 7 генә гариза килгәнлеге, ахыргы сайлап алу этабыннан соң финалда 2 генә гариза калачагы ассызыкланган иде. Беренче финалист – минем тарафтан тәкъдим ителгән «Кол Шәриф» операсы булды, соңрак икенче булып финалга чыгучы – «Кави – Сәрвәр» операсы проекты барлыкка килде.

Мин бу җиңүгә сөендем дә, көендем дә, чөнки операны 5 ай эчендә язып чыгу бик авыр мәсьәлә булды. Хөкүмәт эшендә дә эшлим, фәнни эшчәнлек тә алып барам бит... Операны гыйнварда яза башладым, апрельдә төгәлләдем. Майда партитурасын редакцияләп, Татарстан мәдәният министрлыгына тапшырдым.

Кол Шәрифнең «Мин ант итәм» монологы. Башкара – «Зур Романсиада» конкурсының Гран-при иясе, халыкара конкурслар лауреаты Иркен Мостафин.

Әйткәнемчә, бер агым, бер ташкын булып язылмаса, башка вакытта язып булмас иде. Мин бу идея белән «чирләгәнмендер» дип уйлыйм. Тоемлау – Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бер сихри көчтер ул. Аны ишетә белү, тасвирлау бөтен кешегә дә бирелми. Әсәрне язып бетергәч, кат-кат тыңлап карадым. Чыннан да, ул вакытта мин үземне берникадәр вакыт Казан ханлыгы чорында яшәгән кебек тойдым.

Иркен Мостафин, Сөмбел Кыямова һәм Айрат Ганиев

Фото: Эльмира Галимованың шәхси архивыннан

Габдулла Тукай турында «Зәйтүнәкәй» дип исемләнгән музыкаль драма язган идем, ул вакытта да үземне Тукай белән бер чорда яшәгән шикелле тоемлап йөрдем. Ул да бик кызыклы әсәр булып чыкты. Бүгенге көндә ул Кариев театры сәхнәсендә куела һәм әлеге музыкаль драманы караган тамашачы, күз яшен сөртә-сөртә, кулъяулык белән тамаша залыннан чыга. Иң зур бәя – тамашачы бәясе. Габдулла Тукай белән Зәйтүнә Мәүлүдованың мәхәббәт тарихы һәм ул чорда булган бик аяныч язмыш музыка теле белән дөрес бирелгәндер дип уйлыйм. Артистлар да: «Эльмира, ничек син аны тоемлый алдың?» – диләр. Чыннан да, XX гасыр башындагы язмалардан Камил Мотыйгый һәм Ильяс Кудашев-Ашказарский язмалары гына сакланып калган. Каяндыр табып шул чордагы музыканы тыңлау мөмкинлеге булмады.

Минем өчен тарихи әсәрләр язу бик кызыклы. Аларны язганда, вакыт машинасына утырып, үземне шул чорга «илтеп куям». Шул чорда иҗат итеп бетермичә бу дөньяга кайтмыйм! (елмая) Әсәрне язган вакытта мин шул чорда яшим. Аңлаганыгызча, миңа шушы юнәлештә эшләү ошый. «Тарихи әсәрләр язарга кирәк булса, Эльмирага гына әйтегез», – диләр. Бу турыда инде күп кенә театр режиссерлары да белеп өлгерде. Тарихи эпос, риваять, романнар минем өчен бик кызыклы. Музыкаль яктан гәүдәләндерү, алымнар, оркестровка эшләү, мизансценаларны дөрес итеп бирү, режиссерның фикерен дөрес итеп тоемлап алуы да мөһим. Ул яктан, театрлар белән дә эшләү дә минем өчен бик кызыклы.

«Мин һәрвакыт диңгезгә беренче булып сикерәм, аннары гына йөзеп чыга алу-алмавымны уйлыйм...»

– Алга таба планнар, идеяләр, теләкләр бармы? Яңа әсәрләр язарга илһам киләме? Шул ук вакытта куелган әсәрләрне дә болай гына калдырасы килмидер, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәләрендә дә куярга теләк бардыр диюем...

– Иҗат кешесе һәрвакыт хыял белән яши. Иң зур хыялым – «Кол Шәриф» операсын зур сәхнәдә күрү. Бер яктан, ул – тарихи әсәр, икенче яктан, Аллаһы Тәгаләнең кодрәтен, барлыгын белдерә торган әсәр. Әлеге операны язарга илһам биргәне өчен Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтлемен, мең шөкер итәм. Операны куярга ярдәмен бирер дип, Аллаһы Тәгаләгә ышанып калам. Һичшиксез, булачагына да ышанам. Операны бу театрда куяр өчен, зур чыгымнар кирәк. Республика җитәкчелеге ярдәм итмәсә, аннан башка берничек тә булдырып чыгып булмас. Шуңа күрә Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка, Рәис Администрациясе аппараты җитәкчелегенә зур өметләремне баглыйм. Бәлки, шушы операның өзекләре яңгыравын белгәч тә, ниндидер бер карарга килерләр. Аның резонансы булмыйча калмады бит.

Хыялымда – тагын бер күләмле әсәр язу. Шулай ук, ул бер бөек шәхес турында булыр. Хәзер либреттосын, эшләү алымнарын күзаллап йөрим. Фәнни эшчәнлегем дә тик тормый, шуңа күрә алга таба кандидатлык эшемне дәвам итеп, аны докторлык диссертациясе дәрәҗәсенә үстереп, яклауны максат итеп куйдым. Көзен авторлык концертымны куясым килә, чөнки күләмле әсәрләрем шактый җыелды, аларны тамашачыма яңадан башкарасы килә. Программа эшләп, яңа премьералар белән үрелдереп, матур концерт эшләргә ниятем бар.

«Сеңлем, иҗатың күпкырлы, эшең дә шундый ук күпкырлы. Ничек итеп берләштереп алып барып була?» – диләр. Чыннан да, бүгенге көндә бу – бик үк җиңел түгел. Яшьлек белән әле ул сизелмәгән. Хәзер дә авыр дип әйтмим, иҗат кешесенең көнкүреш проблемалары да бар бит әле. Мин бит әни кеше дә, көнкүреш өй эшләрен дә башкарырга өлгерергә кирәк.

Әти-әнием бүгенге көндә исән-саулар, ләкин бер-бер артлы авырыйлар. 2005 елда ук әтием, озак вакытка сузылган авыруыннан соң, Аллаһка шөкер, аякка басты, ләкин аның исәнлеге өчен мин 9 ай больницада ятып, ә аннары 1,5 ел өйдә бик авыр хәлдә булуына карамастан, сынауларга бирешмәдем, сабый баладай карадым. Бүген исә әнием бик нык авырый, хәле бик авыр. Кулдан килгәнчә барсын да эшләргә тырышам. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, ярдәмен тоеп яшибез. Быел, 10 августта әти белән әнинең никахына 50 ел була. Матур гаилә бәйрәмен бергә үткәрә алсак иде, дип хыялланам. Алар белән мин бик нык горурланам. Менә шушы көнкүреш проблемалар, килгән сынаулар иҗаттан бераз этәрә, читләштерә. Шул ук вакытта, бераз моңланып, моңсуланып куйган чаклар да була. Әти-әнинең исән-сау булуы – зур бәхет икән. Алар синең янәшәңдә терәк булып торганда илһамланып иҗат та итәсең, елмаясың, көләсең. Тормышның бер китек җире булгач, аны тулыландырып тору җиңелләрдән түгел.

Гомумән әйткәндә, мин үземне иҗаттан, фәннән, язудан, халкымны яратуымнан, милләтем өчен җанатып яшәвемнән башка күз алдына китерә алмыйм. Үз вакытында чит илгә китәргә дә тәкъдим итеп караганнары булды. Китмәдем, чөнки үз илемдә үземне кирәкле кеше итеп, үземнең ярдәмемне биреп яшисем килә. Керткән өлешем милләтебез өчен, аның үсешенә йогынты ясаса, мин бик бәхетле кеше булыр идем. Кечкенә вакыттан ук мин шул турыда хыялландым.

Үземнең нәселдә бөек шәхесләр барлыгын үсә төшкәч кенә белдем. Бу да иҗатыма йогынты ясагандыр. Мөдәррис абый Әгъләмовның әнисе Әминә апа белән минем Мөнирә әбием бертуган булганнар. Туганлык җепләре йогынты ясыйдыр дип уйлыйм. Мәсәлән, «Сөембикә канаты» операсының либреттосын – шигырен тулысынча үзем яздым. Разил абый Вәлиевка күрсәткәч: «Ничек шулай язып була?» – дип шаккатты. Либретто язарга бер кеше дә алынмады, ә миңа тиз арада язарга кирәк булды. Тоттым да үзем яздым. Мин һәрвакыт диңгезгә беренче булып сикерәм, аннары гына йөзеп чыга алу-алмавымны уйлыйм. Мең шөкер, һәрвакытта да йөзеп чыгарга тырышам, батып калганым юк әле (елмая). Әнием ягыннан, без Гөлшат апа Зәйнашева белән туганнар. Тукай районы Яңа Бүләк авылында да туганнарыбыз бар, Илһам абый Шакиров белән дә ерак туганнар икәнлегебезне ачыкладым. Бу турыда сөйләп йөргәнем булмаса да, эчтән генә үземчә горурланам. Сүзләрем барысына да дога булып барсын, урыннары җәннәттә булсын. Аларның керткән өлеше, хезмәте, халкыбыз өчен калдырган мирасы – бәяләп бетергесез.

«Эстрадада үз вакытында актив эшләсәм, җырласам да, мин аны икенче планга калдырдым»

– Җырлыйм, дип тә әйттегез. Җырлый белү сәләте композиторга иҗат итәргә ярдәм итәме? Барлык композитор да җырламый бит...

– Музыка көллиятендә укыганда, вокал бүлеген тәмамладым, Разыя Үзбәкова миңа вокал бүлегенә консерваториягә керергә тәкъдим иткән иде. Мин барыбер композиторлык юнәлешен сайладым. Минем өчен җырлау – хобби гына. Ләкин җырлау сәләтем бүгенге көндә миңа бик ярдәм итә. Эстрадада үз вакытында актив эшләсәм, җырласам да, мин аны икенче планга калдырдым. Эшем җитдиләнде, һәм эстрада күлмәкләрен киеп, сәхнәдә җырлап йөрсәм, дөрес кабул итмәсләр, дөрес карамаслар, дигән уй туа башлады. «Казаным – бәллүр бишегем», «Татлы хыял» кебек җырлар һәм клиплар – тарихка кереп калды. Бу юнәлештә дә үз өлешемне кертәсем килә, шулай да, тарихи җырларга тукталам. Мәҗлесләрдә булганда җырлыйм.

Операның өзекләрен өйрәнгәндә, репетиция ясаган вакытта җырчыларга үзем дә җырлап күрсәткәнем булды. Авторга ничек әһәмиятле, нинди алымнар кирәк, син аңлатканны алар тәгаен башкара. Шуңа күрә җырлый алу – композиторлык һөнәре өчен бик кирәкле сыйфат, дип уйлыйм.

Аннан соң, кызым Индира бик матур җырлый, ул музыка мәктәбендә вокал бүлеген тәмамлады, ләкин киләчәктә җырчы булырга планы юк. Җырлау – җитди һөнәр түгел, дигән фикеремне тоемлый, күрәсең... «Әни, теләгем булса, һәрвакытта җырлый алачакмын», – диде. Мин аның белән килешеп бетмим. Профессионал җырчыларга карата әйтүем, җырлау – хобби гына булып калырга тиеш түгел. «Җырлыйсың, сәхнәдә басып торасың килә икән, укы», – дип әйтә иделәр миңа. Җырчы һөнәрен сайлагансың икән, белемең профессиональ – нигезле булырга тиеш. Шул вакытта гына син җырның бөтен асылын җиткерә алачаксың.

«Нота белмәсәң дә, ишетеп, җырларга өйрәнеп була», – диләр. Бу фикер белән дә килешмәс идем. Җырчыларның репертуарын барласак, тирән фикер йөрткән җырчылар бармак белән генә санарлык. Алар беркайчан да өч тиенлек җырлар сайламый. Аларның җырларында фәлсәфә, тирән мәгънә бар. Алар ул җырларга драматик үсеш тә бирә, халыкка театральләштереп тапшыра. Тирәнтен фикер йөртмәгән җырчылар күренеп тора: бүген җырлыйлар, иртәгә инде алар юк.

Минемчә, кайчан да булса ХХ гасырның мәдәният концепциясенә әйләнеп кайтырбыз. Сәнгать советлары да барлыкка килер, җырчыларның барысы да алга таба сәхнәгә чыгып җырлый алмас дип уйлыйм. Чөнки хәзер тамашачы ялыкты. Җырчыны да күрәсе килми, җырын да тыңлыйсы килми, эстраданы чүп басты. Чүп баскач, аны утыйлар, аннары гына чәчәкләре күренә башлый. Шушы чәчәкләр арасында иң-иңнәре генә калсын иде, дигән теләктә калам. Алга таба сәнгать советлары эшләсә, лицензияләр булдырсалар, һәр җырчы сәхнәгә чыгар алдыннан программасын, сценарийны тәкъдим итеп, сәнгати яктан җитлеккәнме, программасы тәрбиявиме – шул яктан карасалар, киләчәктә эстрадада 4-5 җырчы гына калачак.

Кызы Индира турында: «Кайсы һөнәрне сайласа да, мин аңа ярдәм итәргә әзер»

– Шушы сүзләрегез уйландырырга этәрә... Кызыгыз Индира турында да әйтеп үттегез. Музыка өлкәсен сайламый, димәк?

– Кызым Индирага 15 яшь, 9нчы сыйныфны тәмамлыйбыз, Алла бирсә. Имтиханнарга әзерләнә. Иҗат кичәмдә ул оркестр белән бергә дә чыгыш ясаган иде. Укытучысы алга таба классик вокал юнәлеше буенча китеп, музыка көллиятенә укырга керергә үгетләп карады.

Кызы Индира белән

Фото: Эльмира Галимованың шәхси архивыннан

Индира баштан сәясәт өлкәсендә матбугат хезмәтендә эшләргә хыяллана иде. Бер ел эчендә фикере үзгәрде. Бик аз бала гына үзенең кечкенәдән кем икәнлеген тоемлап үсә. Әни булгач, моны аңлый башладым. Индираның сәләте күп өлкәләргә ята. Кайсын сайларга соң? Кызым кайсы юнәлешне сайласа да, мин аңа ярдәм итәргә әзер. Алга таба сәнгать юлын сайларга булды. Кино юнәлешенә кереп китте, сценарийлар яза, әдәбият олимпиадаларында катнаша, иншалар яза, язу стиле бик үзенчәлекле. Киноларны караган вакытта да: «Мин аны менә болай тәмамлар идем», – дип, режиссер буларак, үзенең вариантын тәкъдим итә. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Бәхете булсын. Нинди юнәлешне сайласа да, мин һәрьяклап риза.

Кеше үзе теләп эшләргә тиеш. Яратмаган эшендә ул уңышка ирешә алмый. Фән абый Вәлиәхмәтовның: «Бала синеке дә, башы үзенеке аның», – дигән матур сүзләре бар. Без – үзебезчә, алар, XXI гасыр баласы булганга, үзенчә фикерли. Шуңа күрә, Аллаһы Тәгаләдән баламның иманлы, инсафлы, тәүфыйклы булуын сорыйм. Баласының кирәкле шәхес булып яшәвен күрсә, аларның уңышына сөенсә, дөньяда бөтен әни дә бәхетле.

Илнар Гәрәев белән бергә булмаулары турында: «Бу хакта сөйләргә хәзер генә көч таптым»

– Бу сорауны бирмичә кала алмыйм. Сез элекке ирегез Илнар Гәрәев белән бергә дуэт җырлап, чыгыш ясап йөргән идегез. Музыкаль гаилә дип, сезгә сокланып карый идек. Хәзер Сез кызыгыз Индираны үзегез үстерәсез. Әтисе ярдәм итәме, кызының хәлен беләме?

– Чыннан да, без Илнар белән дуэт-пар буларак чыгыш ясый идек. Иҗади гаилә булып кушылган идек. «Сандугач керде күңелгә» фестивалендә таныштык, аннары гаилә корып җибәрдек. Ләкин тормышыбыз без уйлаганча булмады... Илнарның әнисе кинәт кенә 55 яшендә үлеп китте. Илнарның әтисе икенче тормыш иптәшен үзенә яр итеп сайлады. Безнең тормышка икенче апа килеп керде. Илнарның әтисе өйләнгән вакытта мин дә бик нык авырып киттем. Германиянең Гамбург шәһәрендә бик катлаулы операция ясадылар. Хәлем бик авыр иде, 8 ай урын өстендә яттым. Аякка баса алырмынмы – юкмы, күз алдына китерә алмадым, үлемнән калдым. Шул вакытта тормышыбыз асты-өскә килде: мин чир белән көрәшеп яткан вакытта, Илнар шушы апаның сеңлесе (племянницасына) өйләнде. Алар әтисе белән бүгенге көндә, баҗайлар булып, матур итеп яшәп яталар.

Ул вакытта миңа бик авыр булды. Бу хакта сөйләргә хәзер генә көч таптым. Эстрададан читләшүнең тагын бер сәбәбе дә шул булгандыр. Илнар белән эшләгән эшебез күп, аның тарихы бар. Җырлар күп язылды, дуэтлар да яздырган идек, клиплар төшергән идек бит. Архивта, интернетта барысы да бар, радиодан да яңгыраталар хәтта.

Шулай булырга тиеш булгандыр, дип кабул итәм. Бу – минем үткән тарихым. Аның матур һәм күңелсез ягы бар. Хәзер мин бу мәсьәләгә фәлсәфи карыйм, шулай язгандыр, дим. Әнинең (Илнарның әнисе) безнең арадан китеп баруы, ул чит хатынның безнең тормышка килеп керүе дә, мин авырган вакытта Илнарны таныштырып, өйләндереп куюлары да... Күрәчәк дип әйтәм. Димәк, мин узасы язмыш булган. Шуннан соң, мин үземә бик зур нәтиҗәләр ясадым, эстрададан китәргә карар кылдым. Күп вакыт әле радионы да тыңлый алмый идем, җырларны тыңлаганда күздән яшь ага иде. Үзебезнең җырларны тыңлаганда гына дип әйтмим, гомүмән җыр тыңлый алмадым. Чөнки һәрбер җыр – туган бала шикелле: аны дөньяга тудырасың да киләчәге өчен борчылып йөрисең.

Хәзер исә мин тынычландым, моны ничек бар, шулай кабул иттем. Илнар – үз тормышы, әтисе үзенең тормышы белән яши. Илнарның туганнары мине бик хөрмәт итә иде, бүгенге көндә дә бәйрәмнәр булса, миңа тәбрикләүләр җибәрәләр, матур гына аралашалар, хатлар язалар.

Илнар белән без дустанә мөнәсәбәттә калдык. Ә бүтәнчә ничек яшисең? Бер-береңә ачу саклап яшәргә ярамый. Ачу сакласаң, ул миңа да, кызымның язмышына да зыян салачак. Шуңа күрә мин аларга изге теләктә калам. Без үзебезнең юлны Индира белән икебез дәвам итәбез.

Ул вакытта әти-әниләремә бик авыр булды, әниемнең чирләп китүенең сәбәбен дә шуннан күрәм. Чөнки һәр кеше баласын тулы гаилә белән яшәсен дип үстерә. Алар да безгә зур өметләр баглады. Концертлар куйган вакытта ярдәм иттеләр, костюмнар тектерергә акча бирделәр, җырларны яздырырга, аранжировка эшләтергә, радиога ротациягә бирергә чыгымнарны капларга әти-әнием ярдәм итте. Аларга бик рәхмәтлемен. Әби безгә гел: «Кияүгә барасың икән, гомерлеккә барасың», – дип әйтеп үстерде. Шуңа күрә мин ул мәсьәләгә җитди карыйм, үзем дә үз сүземә, үз эшемә тугры кеше.

Җиңел булмады, Зилә. Хәзер генә сөйләп була. Шуңа күрә ул темага интервьюлар бирмәдем. Ләкин бу хәлләр турында күп кеше белә. Ничек кенә тырышсаң да, язмыш үзенекен итә икән ул. Матур кызым үсеп килә. Аллаһы Тәгалә тарафыннан шулай язылгандыр, Аңа каршы барып булмый.

Гомумән әйткәндә, бүгенге көндә мин үземнең иҗатым, кызымның уңышларга ирешүе, әти-әниемнең үземнең янда исән-сау булуы белән бик бәхетлемен.

– Сезнең сөйләгәннәрегездән чәчләрем үрә торды... Сезнең шулкадәр көчле, бирешмәс булып калуыгызга бик сокландым. Сез, чыннан да, оптимист кеше икән дип, нәтиҗә ясап куйдым әле.

– Менә шушы вакыйгалардан соң бик озак җыр яза алмадым. Йөрәк ярасы бик озак төзәлмәде. Хәзер инде безнең бергә булмаганга 7 ел вакыт узды.

Күптән түгел генә әле Гарәфетдин Пахалов сүзләренә бер җыр иҗат иттем. Ул минем күңел халәтемне тасвирлый дип әйтер идем. (Эльмира апа миңа үзе язган җырының язмасын тыңлатты):

Үткән еллар, киткән кошлар кебек,

Кире кайтмый, үтеп китсәләр.

Бит кошлар гына уйлап оча...

Кайту ягын, барып җитсәләр.

Яңгырдан соң яңгыр килми,

Матур кояш чыга,

Матур кояш чыга елмаеп.

Биргән гомереңне

Аңлап яшә, аңлап яшә!

Бер бөгелсәң, булмый тураеп!

– Шушы сүзләр белән яшим мин. Шушы сүзләр – минем өчен тормыш девизы.

  • Галимова Эльмира Мөнир кызы – 1982 елның 20 мартында Чаллы шәһәрендә туган. Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесын (2001 ел), Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган (2006 ел). Халыкара конкурслар лауреаты, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы (2007 ел), Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты (2013 ел). ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән (2014 ел), Россия һәм Татарстанның театр әһелләре берлеге әгъзасы (2022 ел), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2022 ел).
  • Сәнгать фәннәре кандидаты («Пермь татарларының традицион музыкаль культурасы» темасына кандидатлык диссертациясен яклаган). 60тан артык фәнни мәкаләләр авторы, 100дән артык музыкаль әсәрләр авторы. Эльмира Галимованың әсәрләре төрле оркестрлар башкаруында Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Екатеринбург, Краснодар фестиваленнән тыш, чит илләрдә: Казахстан, Италия, Германия, Словакия, Австрия, Төркия, Көньяк Америка фестивальләрендә яңгырап, зур казаныш тапты.
  • Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең М.Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында гыйльми сәркатип булып эшли.
Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 март 2024
    Исемсез
    Нинди булган, талант иясе! Эльмира Галимова кебекләр энҗе бөртегедәй, безнең татар дөньясында cусаган культурабызга чишмә суыдай чиста сулыш бирә. Тыйнаклык комачаулый, әмма ләкин аңа Ходай биргән талантны түрәдәгеләр күрсә иде! Татарстаныбызга Сез бик кирәк! Уңышлар Сезгә! Зур хөрмәт белән, Р.Мусабирова
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100