Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Җәлилова Раил Садриевны гаепләүләре турында: «Ә безгә кеше булган кешеләр ошамый»

news_top_970_100
Эльмира Җәлилова Раил Садриевны гаепләүләре турында: «Ә безгә кеше булган кешеләр ошамый»
Фото: Эльмира Җәлилованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татарстанның атказанган артисты, Буа драма театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриев тоткарлану сәбәпле, шагыйрә Эльмира Җәлилова күңел әрнүе турында социаль челтәрдәге сәхифәсендә язган.

«Татарстанда хөрмәт иткән кешеләремнең берсе – Раил абый Садриев! Казан театрлары эшли алмаганны эшләүче шәхес: ул булганга гына Буа театр белән кайнап тора бүген! Буа сәхнәсендә чыгыш ясаган Рәсәй артистларын казанлыларның да күргәне юк! Театр фестивальләре, лабораторияләр һәм тагын әллә нинди әдәби җыеннар – болар барысы да Раил абыйның тынгысыз җаны!

Ә безгә кеше булган кешеләр ошамый… Юк кына гаебе булса/булмаса да сәләтлеләрне юкка чыгарырга кирәк безгә. Ник акчалата ялгышы булган дип таныган очракта акчалата җәза гына бирмәскә?! Татарстанның халык артистын кулга алу – җегетлекме?!

«Милләт, милләт, милләт!» дип сөрән салучылар, сез кайда? Эш күрсәткән җегетләрне ник яклап/саклап яшәмисез?! Сүздә генә шул сез.

…Бу хәбәрдән соң Татарстанда таянырлык терәкләр булмавын тагын бер кат танып, инде иелгән башны тагын да ныграк түбән иясе генә кала…

Раил абый! Сез – шәхес! Сез – талант!

Ә Татарстан чын-чынлап зур тизлектә төпкә тәгәрәвен дәвам итә.

Пәрдә...» – дип язган шагыйрә һәм #уменявсе хэштегын куйган.

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 25 май 2024
    Исемсез
    Әгәр дә сәхнәдән "Дәрвиш", " Шобага", "Фатыйма" кебек спектакльләр китсә, безнең сәхнәне Евровидение лидерларыдай сакаллы апайлар, алсу юбка кигән егетләр, кендегеннән колагына кадәр татуировка ябынган тәннәр басып алачак. Киләчәк буынны уйлый торган спектакльләрне иж,ат итүчеләрдән сәхнәне алу киләчәккә юлны ябу ул.
  • 24 май 2024
    Исемсез
    Татар бөтен булган кимчелекләрне урыска аудара, янәсе алар кыса, алар гаепле.. Ә үзләре бер-берсенең башын ашый! Бигрәк тә алга чыгучыны башына бәреп туктатырга ярата татар! Көнчелек көчле татарда!!! Башка милләт кебек күтәреп алып, ярдәм итү юк! Ә менә батырырга дисәң, җыелып таш бәреп торырга булдыралар.. Монда берәр куштанга эш урыны кирәккәндер инде, шул гына .. Кызганыч..
  • 23 май 2024
    Исемсез
    Тырнак астыннан
  • 23 май 2024
    Исемсез
    Без дэ нэкь шул фикердэ Эльмира! Раиль Илдарович кадэр эш эшлэп курсэтсеннэр иде башта! Эшлэгэн кешенен ялгышлары да, хаталары да була, эшлэмэгэн кеше генэ чиста, торнадо астында Кер эзлэмэсеннэр иде!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100