news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эльмир Низамов Париждагы концерты турында: “Халык, татар җырларын тыңлап, күз яшьләрен агызды”

Композитор Эльмир Низамов Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина белән Парижда “Soirée merveilleuse” (“Гаҗәеп кичә”) дип аталган концертын оештырган. Аның сүзләренчә, чарага килгән халык, татар җырларын ишеткәч, елаган. Бу турыда ул Инстаграм битендәге видеомөрәҗәгатендә сөйли.

news_top
Эльмир Низамов Париждагы концерты турында: “Халык, татар җырларын тыңлап, күз яшьләрен агызды”

“Безнең күптән түгел генә концертыбыз үтте. Зал шыгрым тулы иде. Концертка француз, рус, татар кешеләре, төрле диаспора вәкилләре килде!”, - ди Эльмира Кәлимуллина.

“Бер дә белмәгән илгә, шәһәргә килеп, сине көтүчеләр булганда ничек рәхәт! Халык, татар җырларын тыңлап, күз яшьләрен агызды, чөнки без үзебез белән туган якның бер өлешен алып килдек. Концертны оештырырга булышкан барлык кешегә дә рәхмәт. Без бәхетле!”, - дип сөйли видеомөрәҗәгатьтә Эльмир Низамов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар