Композитор Эльмир Низамов күптән күңелендә йөрткән ниятен чынга ашырып, җәйге ялын әти-әнисе белән диңгез ярында – Абхазиядә уздырган.
«Күптәнге хыялым – әти-әниемне диңгезгә алып бару иде. Диңгезне аларның бер тапкыр гына күргәннәре булды. Хыялларыбыз тормышка ашсын. Алар миңа дөнья бүләк иттеләр, ә хәзер мин аларга дөнья күрсәтергә шатмын», – ди ул «ВКонтакте» сәхифәсендә.
«Әти-әниеңә нинди зур бүләк ясагансың! Аларны олылагансың, Аллаһы Тәгалә үзеңне зурласын!»;
«Әти-әниеңә хөрмәтең зур, энем. Аллаһ Тәгалә үзеңне дә гел сөендереп торсын»;
«Нинди бәхетле әти-әни! Рәхмәт сезгә, игелекле бала үстергәнсез, күпләргә үрнәк», – дип, композиторның бу гамәлен хуплаган сәхифәсен карап баручылар.
«Әти-әнине хөрмәт иткән, зурлап яшәгән бала бәхетле, игелекле булыр. Хәзер бик аз андый балалар. Әти-әниләрен хөрмәт итмиләр, үзләре гаилә корып, ата-аналарын кунакка да дәшмиләр. Акча сорап ятарга да оялмыйлар. Әле «әби-бабаңнан акча сора диңгездә ял итәргә» дип, балаларын да өйрәтәләр. Ул әби-бабайның үзләренең диңгез күргәне юк»;
«Афәрин! Нинди игелекле бала! Исән чакларында әти-әниләреңнең бәхиллекләрен алып калу, кадер-хөрмәт күрсәтү – изге гамәл! Әҗер сәваплары үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын, иҗат чишмәләрең ургылып аксын! Үзеңне дә балаларың шулай олыласыннар! Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне! Минем улым да миңа электрон билет алып, фатир белешеп, юл чыгымнарын үзе түләп, Ялтага ял итәргә озаткан иде. Ә олы улым үз гаиләсе белән әтисен диңгезгә ял итәргә алып барды! Гаилә белән бергә ял итү – үзе аерым бер бәхет инде ул! Тагын бик күп тапкыр шулай бергә яллар итәргә язсын! Хыялларның чынга ашкан мәле», – дигән фикерләр дә калдырганнар.