Ростов өлкәсендә яшәүче ир-ат аерылышырга теләгән хатынының өен яндырган. Өйне ир яраткан хатыны белән бергә төзегән булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Батайск шәһәрендә хатын ире белән бөтенләй аерылышырга тели. Тик ир каршы була. Аларның уртак кызы бар.
Туйдан соң, ир белән хатын өй сала, күп планнар коралар. Берничә елдан талашлар башлана. Аерылышу процессы бара. Алар кәгазьдә генә элеккеге ир белән хатын була, чынлыкта гел аралашалар. 9 яшьлек кызлары өчен күрешеп торалар. «Без аралашуны дәвам иттек, 9 яшьлек кызыбыз бар бит», – ди сорау алганда 38 яшьлек И.
Аннары бераз тынычланалар да, кабат ир белән хатын булып яши башлыйлар. Шулай аерылыша-кавыша яшәп торалар.
Ир сүзләренчә, рәсми аерылышкач, алар милекне суд аша бүлмәскә килешә. «Мин төзелешкә 1,5 млн сум – әтидән калган мирасны саткан акча керттем. Судлашырга теләмәдек, К. миңа ярты өйне яздырачак дип килештек. Ләкин ул моны эшләмәде», – ди И.
Хатынның версиясе башка. Ул гаиләне дә, төзелешне дә «үзем тарттым» ди. Коттеджга ана капиталы, җыйган акчаларын, участок саткан акчасын куллануын әйтә. Чираттагы талаш вакытында хатын И.ны өйдән куып чыгарасын язып җибәрә.
«Мин борчылдым, эчтем. Аннары «өйне яндырам» дидем. Беркемгә булмасын. Күрше сараеннан 15 литрлы канистра алдым, заправкадан бензин салдым», – ди И.
Ул элеккеге хатынына үч иткәндә, үзе дә һәлак була язган. Ике катка да бензин сипкән, үзе баскычка ял итәргә утырган.
«Мин ут төртергә җыенмадым, бензин исен тоеп курыксын дигән идем. Баскычта утырып, «ник К. минем белән шулай эшли» дип уйландым», – ди И.
Аннары ул, бензин сипкәнен онытып, тәмәке кабызып җибәрүен әйтә. Шуннан шартлау була, аны шартлау дулкыны ишектән бәреп чыгара, «шокта булдым, барысын да хәтерләп бетермим» ди И.
Күршеләр исә башкача сөйли. «Ни хәтерләмидер, белмим. И. янгынга елмаеп карап торды», – ди биредә яшәүче хатын.
И.ның хатыны сүзләренчә, элеккеге ире аңа 1 млн 400 мең сумлык зыян китергән.
Җинаять эше ачылган. Суд ирне 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән, диелә хәбәрдә.