Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәтештә Украинада һәлак булган хәрби белән хушлаштылар: «Ул кайтырга вәгъдә биргән иде»

Тәтеш районы егете, 28 яшьлек разведчик Андрей Соколовский Украинада махсус операция вакытында һәлак булды. Андрей гомерен армиядә хезмәт итүгә багышлый – башта армиядә вакытлы хезмәттә була, аннары янә контракт белән китә. Олы йөрәкле хәрбине соңгы юлга озатуда «Татар-информ» хәбәрчесе дә катнашты.

news_top_970_100
Тәтештә Украинада һәлак булган хәрби белән хушлаштылар: «Ул кайтырга вәгъдә биргән иде»
Фотолар: Тәтәш муниципаль районының матбугат хезмәтеннән

Андрей Соколовский 1993 елның 1 сентябрендә Казахстан Республикасының Комсомольск районы Тогузак бистәсендә туа. Берничә елдан соң аның гаиләсе Татарстанга, Тәтешкә күченә. Монда Андрей 2011 елда 2 урта мәктәпне тәмамлый, шуннан соң егетне армиягә алалар.

«Ул ярдәмчел, игелекле, тугры кеше иде, чын дус. Аның йөзендә һәрвакыт көләч елмаю булды. Үзенең якыннары өчен ул менә дигән гаилә башлыгы, яхшы, яратучы әти иде», – дип сөйләде Соколовскийның хезмәттәше Павел.

Армиядә егет башта хәрби частьта шофер була, аннары взвод командиры урынбасары итеп куялар. 2012 елда Соколовский запаска киткән һәм ике елдан соң янә контракт белән хәрби хезмәткә кире кайткан.

«Андрей ярдәмчел булды. Кайчагында ул үзенә зыянга булса да, кешегә ярдәмгә ашыкты. Үз гаиләсен калдырып торып, төнлә дә кешегә булышу өчен чыгып чаба ала иде. Хәтта безнең хакка ял көннәрендә дә килеп җитә иде. Ул һәрвакыт безнең белән янәшә булды», – дип хатирәләре белән уртаклаша мәрхүмнең дусты.

Андрей Соколовский спецназ (махсус отряд) разведчигы булып хезмәт иткән һәм берничә тапкыр кайнар нокталарда булган. Башта аны Таҗикстанга җибәрәләр, аннары ул Сириядә хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. «За боевия отличия», «За ратную доблесть», Сириядә хәрби операциядә катнашучы медальләре белән бүләкләнгән.

«Күптән түгел без аның белән видеоэлемтә аша сөйләштек. Ул, гадәттәгечә, елмая иде. Тиздән өйгә кайтачагын әйтте. Ул кайтырга вәгъдә бирде. Тик язмыш үзенчә хәл иткән. Армия өчен Андрей алыштыргысыз кеше булды. Ул безнең ротабызның горурлыгы иде», – дип өстәде Павел.

Андрей Соколовский 29 майда Донецк өлкәсендә Яровая торак пунктында һәлак була. Мәрхүмнең хатыны – тол, ике кечкенә баласы ятим калган.

Сержантны соңгы юлга озатырга Тәтеш районындагы Хәрби Дан мемориалы янына дистәләгән кеше җыелды. Районның һәр кешесе күңелендә Андрей Соколовский герой булып истә калачак.

«Андрей Соколовский, Ватаныбыз чикләрен һәм Донбасс халкын саклап, геройлык һәм батырлык күрсәтте. Һәлак булучының туганнары һәм якыннары өчен бу зур югалту. Без алар белән бергә кайгырабыз. Барысы да белергә тиеш - Андрей батырлыгы мәңгегә безнең йөрәкләрдә һәм безнең хәтердә калачак. Аның үз тормышын хезмәткә багышлау карары – Ватанның лаеклы улы булу билгесе», – дип сөйләде хушлашу мәрасимендә Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов.

Һәлак булган хәрбинең гаиләсенә Татарстан Президентының кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерергә «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин килгән иде. 

« Андрей Соколовский үзенең хәрби бурычын үтәде һәм күп буыннар өчен үрнәк булып истә калды», – диде Әгъзам Гобәйдуллин.

Андрей Соколовскийның җитәкчесе, рота командиры Алексей да кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Аның сүзләренчә, разведчикның үлеме алар өчен зур югалту.

«Андрей – исеме зур хәрефтән язылган кеше иде. Гадел, ышанычлы. Тугры, кыю», – диде Алексей.

Соколовскийны Чинчурино авылында җирләделәр. Аны вафатыннан соң дәүләт бүләгенә тәкъдим иттеләр.

Алёна Низамова тәрҗемәсе

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100