2026 елдан «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында дәүләт ярдәменең яңа чарасы – еллык гаилә түләве гамәлгә керде. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Ел дәвамында эшләүче ата-аналарның хезмәт хакыннан 13 процент һәм аннан да күбрәк күләмендә керемгә салым (НДФЛ) тотып калына. Гариза биргәннән соң салым 6 процент ставкасы буенча яңадан исәпләнә, ә тотылган сумма белән яңадан исәпләнгән сумма арасындагы аерма гариза бирүчегә бер тапкыр түләнә. Әлеге кире кайтарылган акча еллык гаилә түләве дип атала.
Шуны истә тотарга кирәк: яңадан исәпләү мөрәҗәгать иткән ел алдыннан булган ел өчен генә үткәрелә. Әйтик, 2026 елда – 2025 ел, 2027 елда – 2026 ел өчен түләү алырга мөмкин.
Еллык гаилә түләвен ике һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-аналар ала ала.
Балалар 18 яшькә кадәр, яки белем бирү оешмасында көндезге бүлектә укыган очракта 23 яшькә кадәр булырга тиеш (өстәмә белем бирү программалары исәпкә алынмый). Моннан тыш, әлеге түләүне уллыкка-кызлыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр дә рәсмиләштерә ала.
Еллык гаилә түләвен алу өчен түбәндәге таләпләр үтәлергә тиеш:
- гаиләдә 18 яшькә кадәрге ике яки аннан күбрәк бала, яки көндезге бүлектә укучы 23 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнергә тиеш;
- мөрәҗәгать иткәнче узган елда гариза бирүче керемгә салым (НДФЛ) түләгән булырга тиеш;
- гариза бирүче дә, балалар да Россия Федерациясе гражданнары булырга һәм аның территориясендә даими яшәргә тиеш;
- гаиләнең һәр әгъзасына туры килгән уртача айлык керем төбәктә билгеләнгән яшәү минимумының бер ярым тапкырыннан артмаска тиеш;
- гаиләнең күчемле һәм күчемсез милке билгеләнгән нормативларга туры килергә тиеш.
Ата-аналар аерылышкан булса, бу түләүне алуга комачауламый. Барлык шартлар үтәлгән очракта, һәркайсысы гаризаны мөстәкыйль рәвештә бирә ала. Әмма аерылышкан ата-аналар өчен өстәмә шарт бар: алиментлар буенча бурыч булмаска тиеш.