Яшүсмер вакытымда хыялымда идеаль гаиләмне корып куйган идем инде. Ирем, ике балам – кыз һәм малай, яхшы эш, өч бүлмәле фатир, бәхет, муллык, мәхәббәт...
Бу исемлектәге шактый пунктларны тормышка ашырып булды, әмма рәсми рәвештә кияүдәге хатын була алмадым мин...
«Гражданский» ирем идеаль тормыш юлдашы турындагы күзаллауларга тамчы да туры килми. Чәч төсе дә, буе да мин теләгәнчә түгел, интеллект ягы да сайрак. Өстәвенә, без танышкан вакытта ул өйләнгән ир иде. Әмма мин анда ирләргә хас була торган ниндидер көч, ныклык сиздем, чөнки үз әтием андый түгел, йомшак, әни сүзеннән чыкмый торган кеше иде.
Баштагы мәлләрдә бар да мин теләгәнчә булды. Мөстәкыйль булуы, карар кабул итә белүе, максатчанлыгы һәм җаваплы булуы белән таң калдырды. Тормышка карашы, миңа һәм кызыбызга мөнәсәбәте дә бишлелек иде шул.
Әмма еллар уза торгач, иремә балалар акылы керә башлады. Барысы да бик гади әйберләрдән башланды. Мәсәлән, иртән «Мин эт төшкән футболкамны таба алмыйм әле, кайда икән ул?», «Носкиларым бетте» дигән сүзләре мине шаккаттыра иде.
Кибеттә йөргәндә дә иң кирәкле ризыклар янына кәрзингә һичшиксез ирис, прәннек, чипсы кебек тәм-томнар «төшеп утыра». Һәм бу вакытта һичшиксез!!! «Әйдә, алып карыйк әле» дигән сүзләр яңгырый.
12 яшьлек кызыбыз кайвакыт үзен нәкъ шулай тота, югыйсә яшь аермалары 36 ел бит!
Мин мондый вак-төяккә игътибар да итмәс идем, әмма катлаулырак нәрсәләр бар. Мәсәлән, мин ялларны, отпускларны иремнең катнашыннан башка, берүзем планлаштырам. Балаларны һәм иремне кая алып барырга икәнен мин үзем генә хәл итәргә тиеш. Бөтен җыенулар, әзерләнүләр минем җилкәмә төшә.
Әгәр ул балалар белән үзе генә өйдә кала икән, миңа нәрсәне ничек эшлисен тәфсилләп, җентекләп язып калдырырга кирәк. Мәсәлән, балага ничә конфет бирергә ярый, нәрсә бирергә ярамый, нинди уен уйнатырга, нинди мультик күрсәтергә, ничәдә йокларга яткырырга... Саный китсәң, очына чыга торган түгел.
Кайбер нәрсәләргә юмор белән карыйсың инде. Әмма ир-аттан мөстәкыйльлек, җаваплылык көтелә торган хәлләр дә була бит. Шул чагында түземлек җитеп бетми.
Кайвакыт яшүсмерлек чорына әле кереп кенә килүче кызым әтисенә караганда өлкәнрәк, җитлеккәнрәк тоела. Аның янында әтисе өч яшьлек бала кебек булып кала.
Нәрсә эшләргә? Шуның аркасында гаиләне җимереп булмый бит инде. Бу хәлләр белән килешергәме әллә иремне балалар белән ешрак үзен генә калдырыргамы – бәлки мөстәкыйльлеккә өйрәнер иде. Ләкин кызганыч, ул үзе дә бала гына бит әле…
Кемдер «маена чыдаша алмый», дияр. Әмма бит мин кияүгә чыктым, ул түгел! Мине яклый, саклый алырлык ир кирәк миңа. Минем бала карыйсым килми. Менә хәзер мин нишләргә дә белмим. Мин дөньяны өстерәп туйдым. Нишләргә миңа? Баламны алып чыгып китәргәме?