10 елдан артык Казанда булганы юк иде Хәкимнең. Әле дә, көтелмәгән эшләр килеп тумаса, киләсе юк иде бу якларга. Яратмады ул Казанны, ә бит гомеренең иң матур еллары, яшьлеге монда үтте.
Бу җирләрдән читтә – күрше Ульян өлкәсендә туып үсте ул. Анда адым саен бер татар, гомумән, чиктәш өлкәләрдә татарлар күп яши бит: Чувашиядә, Башкортстанда, Удмуртиядә. Зур булмаган татар авылында балачагы үтте. Шунда укыды, тирә-як дөнья белән танышты.
Юк кына нәрсә Татарстанга омтылуына сәбәп булды аның. Ниндидер иншаны шигырь юллары белән язганы өчен, үз эшенә мөкиббән киткән татар теле укытучысы Фәридә апасы малайны күкләргә күтәреп мактады иптәшләре алдында. Хәтта теге иншаны үз куллары белән балалар гәзитенә җибәрде. Ни хикмәт, шул чиле-пешле нәрсәне бастырып чыгардылар, гәзиттән кечкенә генә хат та килде әле. Бер шәрәфле абый Хәкимне язгалап торырга өндәгән.
Мондый хәлләр үсмергә ничек тәэсир иткәнен чамаларга була инде. Хәким бар вакытын шигъри юллар сырларга бирә башлады, төннәр йокламый, киләчәктә иҗади уңышларын күзаллады. Сибгат Хәкимнәр, Хәсән Туфаннар янәшәсендә күрде үзен. Аның да исеме Хәким ич, бик тә колакка ятышлы, ул да билгеле язучы булып китәр берәр заман.
Атна саен дигәндәй төрле гәзитләргә үзенең язмаларын җибәрде булачак талант. Ул вакытларда авторлар белән эшләү бар иде. Күп язмаларын басуын басмадылар. Әмма килгән җавап хатларын уку да йөрәген җилкетә иде Хәкимнең. Менә бит аны исәпкә алалар, төпле киңәшләр бирәләр, үзләренеке саныйлар. Ә басылган 3-4 шигырен гәзиттән кисеп алып, яхшы кәгазьгә ябыштырды ул, төсле материал белән пөхтәләп тышлады – нәни генә китапчык килеп чыкты. Бу – аның беренче «басма» әсәре иде. Киләчәктә мондый китаплар күп булыр, дип өметләнә иде ул.
10 классны тәмамлап, кулынан аттестат алгач, ике уйлап тормады Хәким, туры Казан университетына юл тотты. Анда укыячагына тамчы да шиге юк иде малайның. Беренчедән, яхшы укыды, икенчедән, ул үзен сайлап алынганнар арасында дип күзаллый башлаган иде. Ник дигәндә, мәктәптә абруе зур булды: укытучылар хөрмәт белән карадылар, кичәләрдә, кычкырып, үз язганнарын укыды, хәтта район гәзите аена бер тапкыр аны әдәбият түгәрәге җыелышларына чакыра иде. Рәсми кәгазьләр җибәреп!
Укырга керде Хәким, әмма зур авырлык белән. Чит өлкәдән булганына бер ташлама ясаса коммисия, ир җенесеннән булганы өчен белем сайлыгын күрмәмешкә салыштылар. Татар бүлегендә егетләр бармак белән санарлык була бит гадәттә.
Укый башлагач, Хәким ташлап кайтып китәрлек булып бетте. Аны кешегә санаган иптәшләре юк иде. Шәһәрнекеләр үтә карадылар, авылдан килгәннәр өчен дә килмешәк булды. Кемнәрдер дуслаштылар, берләштеләр, ә Хәким ялгызы йөри бирде.
Ул буш вакытларында алып килгән язмаларын төрле редакцияләргә илтеп карады. Бар җирдә аны йомшак кына кире бордылар. Мондый язмалар мәктәп яшендәгеләр өчен таман булыр иде, бәлки, әмма чын шигърияттән бик ерак торалар, имеш...
Тагын бер яктан зур сынау куйды аның алдына язмыш. Авыл баласының акча яклары да бик мөхәл иде. Һәр тиен санаулы, Ульянга кадәр кайтып йөрү мөмкинлеге юк. Тирә-як авылда торганнар бәрәңгесен, йомыркасын, каймагын йөкләп киләләр, ә Хәкимнең стипендиягә кадәр калган көннәрне чутлап гомере үтә. Ач йөрүнең ни-нәрсә икәнен шул вакытларда татыды студент. Тулы корсаклы адәм – бәхетле адәм икән ул!
Барысы бергә җыелып килеп, төшенкелеккә салдылар үсмерне. Барыбер берни килеп чыкмас, туган якларга кайтып китәргә кирәк. Классташларына ияреп механизаторлыкка укырга керер, авылга эшкә кайтыр, анда – якыннары, һәр куак, һәр очкан кош таныш...
Тәгаен шулай булыр иде дә, өзә сугып юлланыр иде Хәким туган якларына, һәм аның язмышы бөтенләй икенче сукмаклардан киткән булыр иде. Көтелмәгән сәбәп аны калырга мәҗбүр итте. Алай гына да түгел, ә бәлки барлык авырлыкларга каршы торырга ярдәм итте, өмет уятты, көннәрен яктыртты, яшәешенә мәгънә бирде.
Укулар башлангач, беренче лекцияләрне тыңлаганда, тирә-якны ихласлап күзәтергә батырлыгы җитмәде аның. Табигате белән, тыштан әллә кем булып күренергә тырышса да, ул кыюсыз, оялчан зат иде. Үзен тәкәббер тотышы да кемнәргәдер игътибар итүдән катгый тыйды. Ул вакытта Хәким, минем талантлы булуымны ишетеп белерләр дә һәркайсы танышу теләге белән каршыма килеп басар, дип уйлый иде. Ни аяныч, мондый вакыйгалар булмады.
Бераз җайлангач, өйрәнә төшкәч, үзенең гап-гади авыл мокыты икәнен бар йөрәге белән аңлагач, ул бар кафедраны җентекләп күз уңыннан үткәрде. Алда – купшы шәһәр кызлары, кыланчыклар, гел аларның тавышы яңгырап тора тәнәфестә, уң канатта – Казан арты, Арчалар, алар бердәм, чит-ятны үз араларына кертмиләр, әнә «Камчаткада» – барысына төкереп караган егетләр. Укытучы сүзләрен язу уйларында да юк, кәрт сугалар. Әнә берсе свитерын салып маташа «конга» куярга...
Шул чак Хәкимнең тыннары куырылып китте. Аннан 2 рәт алда күктән төшкән бер гүзәл зат гади авторучка белән алдындагы дәфтәренә энҗе хәрефләр тезеп булаша иде. Башын кисәргә бирә Хәким: шул минутта ул кызыйны урап алган сихри яктылык күрде ул, күз камаштырырлык яктылык. Алтынсу чәчләр, мәрмәр муен, уелган колаклар, нидер шыбырдаган ахак иреннәр арбадылар, сихерләделәр мәңгелеккә аны. Шул мизгелдән бөтенләй икенче дөньяда яши башлады егет. Ул тормышта бары тиңе булмаган гүзәл зат бар иде, ә калган галәм, җиһан бары аның өчен тереклек итә, аның өчен әйләнә...
Моңа кадәр Хәкимнең кызлар күргәне бар иде, әлбәттә. Вәләкин берсен дә тиңсенмәде ул үзенә, өстән аска карады шул ыбыр-чыбырга. Нигә кирәкләр аның халыкка хезмәт итәргә багышланан иҗат тулы гомерендә? Вакыт уздырып, артык сөйләшеп тә тормый иде шулар белән.
Ә Лилия, бер авыз сүз әйтмәстән, магнит тимерне үзенә тарткандай тартты, ихтыярын яулады.
Бер группа студентлары булгач, әлбәттә, аларга якыннан аралашырга туры килде. Бергә имтиханнар тапшырдылар, бергә стройотрядта эшләделәр, танцыларда парлап биеделәр. Әмма Хәкимнең бервакытта да кызга үз хисләрен белдергәне булмады. Әллә күңеле белән сизде ул кире кагылачагын. Күпләр кызның йөрәгенә ачкыч яратырга тырышып карадылар. Берсенә дә бәхет елмаймады. Ә Лилия чынлап та гүзәл иде: коеп куйган сын, сихерле караш, чибәр йөз генә түгел, күңеле дә, холкы да искитәрлек иде аның. Тәмам төшенкелеккә бирелгәндә, Хәким үзенең бу кыйммәтле затка тиң түгеллеген аңлый иде, әмма йөрәк сине тыңлыймыни ул?..
Соңгы курста Лилия кияүгә чыкты. Яшел Үзән егете Шакир булды аның сайлаганы. Хәким фикеренчә, ул егет күктән йолдыз чүпли торганардан түгел иде. Ни-нәрсәсенә кызыккандыр Лилия?
Бу хәлдән соң Хәкимнең күңелендә кызга карата ачу, рәнҗү тойгысы туды. Күралмас булды ул Лилияне, тупаслыктан үзен чак-чак тыеп, читтәнрәк йөрергә, аралашмаска тырышты. Ә төшләренә челтерәтеп көлгән, аңа таба бәләкәй генә кулларын назланып сузган Лилияне күреп, ыңгырашыплар уяна иде.
Соңгы курста Хәкимнең үзенә тиң танышлары пәйда булган иде инде. Илдә төрле үзгәрешләр барган еллар. Бар әйбер дефицитка әйләнеп бара. Күп вакытын Хәким шәһәрнең үзәк базарында үткәрә иде. Нәсәләрдер сатарга, кемнедер «төп башына утыртырга» маһирланып китте ул. Кесәләрендә акчалар кыштырдый башлады. Тамак туйдыру турында уйламый иде инде, кием-салым – энәдән-җептән, үз-үзен тотышы ышанычлы, теләсә кем юл бирде аңа хәзер.
Институттан соң дипломын өйгә кайтарып сандыкка салды да танышлары белән Төркиягә очты Хәким. Берничә ел Ульян базарларында Төркия кием-салымнары сатты, аннан Ленинградка күчеп, хрусталь белән сәүдә итте. Соңыннан Мәскәүгә – башкалага китте, төзелеш бизнесында мая туплады. Хәзер гомеренең күп өлешен чит илләрдә үткәрә иде ул.
Хәким канәгать иде үз тормышыннан: теләгәне алдына килә, акчаны чутлап тормый, аның сүзе закон бик күпләр өчен. Менә бу шәһәргә килгәч кенә истәлекләргә бирелеп алды. Лилияне исенә төшергәндә, йөрәгенең төпкелендә сакланган рәнҗү баш калкытты. Дөрес, аның гомерендә хатын-кызлар күп булды. Лилиядән күпкә чибәрләр аңа атлыгып тордылар. Тик ул чибәркәйләр акча хисабына сату иттеләр хисләре, матурлыклары белән.
Өйләнгән хатыны күңеленә хуш килмәде аның, бары үз тиңенең кызы булганы өчен өйләнде, мал-мөлкәтләрен берләштерделәр. Хәзер дә җиде ят алар бер-берсенә. Ә менә Лилия, курсташ, беренче мәхәббәт, ничек яшәп ята икән бүгенге көндә?
Янындагыларга аның турында белешмәләр җыярга әмер бирде ул.
Кичке якта ял иткәндә, урынбасарын тыңлады хуҗа. Хатын урта мәктәптә эшли икән, 2 баласы: улы һәм кызы бар, фатирлары 2 бүлмәле, ипотека түлиләр, ире – теплотрасса оешмасында, тазалыгы какшау сәбәпле, мәктәптән киткән. Адресы:..
– Җыеныгыз, барып кайтабыз, – дигән фикергә килде көтмәгәндә Хәким. Алдына алганны эшләмичә калдырмый иде ул. – Чәчәкләр, кыйммәтле парфюм, шоколадлар ягын кайгырт, – диде ул, таләпчән генә. – Мин 15 минуттан төшеп җитәрмен ...
Иномарканың йомшак кәнәфиендә тирбәлеп Яшел Үзәнгә җилдергәндә, кәефе күтәрелде Хәкимнең. Менә язмышның шаяруы! Кайчандыр беренче чибәр булып чутсыз егетләрнең йөрәген яралаган Лилия – бүген килеп гади укытучы, кочак-кочак дәфтәрләр тикшерә торгандыр. Дәресләр бүлешеп, ата-аналар белән аңлашып, тәртипсез укучыларны юлга салып тазалыгы кашагандыр. Әнә ире бөтенләй мәктәптән киткән, диделәр бит. Ни шатлык аның тормышында? Шул ике бүлмәле фатирымы, аның дә әле кредитын түләп ничә еллар чиләнәсе. Шул хәлдә Хәкимне күрсә ниләр уйлар икән? Терсәген тешләрдәй булыр да соң. Теге елларда Хәкимнең ут йотканын белмәгән дисеңме әллә? Белмәс, ди, хатын-кыз йөрәге сизгер була ул...
Ишекне Лилия ачты. Һич тә үзгәрмәгән төсле иде ул, шул ук яндырып алган караш, серле елмаю. Бер минутка югалып калды хәтта Хәким. Ялгызы икән, ире балалар белән Казанга Курчак театрына киткән.
Бүләкләрне рәхмәт итеп алды да чәй куйды хатын. Иске танышлар, элеккеләрне искә төшереп, озак кына утырдылар. Утырган саен яңара барды хисләре Хәкимнең. Менә хәзер килеп кенә ни-нәрсә югалтканын аңлады ул. Бу хатын өчен бар нәрсәдән ваз кичеп көрәшәсе булган аңа.
– Мин сиңа табынып яшәдем ул елларда, Лилия, – дип, соң булса да күңелен ачып салды ул.
– Мин белдем синең хисләрең турында, – диде, гади генә итеп, хатын.
– Әгәр мин сине үзем артыннан чакырсам, барыр идеңме, Лилия? Син патшабикә булып яшәячәксең. Булган байлыкларым – синеке, – дип тәкъдим итте Хәким, һаман нәрсәгәдер өметләнеп.
– Юк, Хәким, – диде ике уйларга урын калдырмый Лилия. – Без синең белән – капма-каршы шәхесләр. Мин үз тормышымда чын-чынлап бәхетле: яраткан ирем, яраткан балаларым, яраткан эшем, яраткан якыннарым. Син байдыр, күп нәрсә хәлеңнән киләдер, бәхәсләшмим. Ләкин барысын да акчага сатып алып булмый бит. Безнең дә ирем белән күп акчалар турында хыялланган чакларыбыз булгалый, яшермим. Әмма булганының бер өлешен дә мин акчага алмаштырырга теләмәс идем. Туры сүзле булганым өчен гафу ит, Хәким...
Хәкимгә урыныннан торып чыгып китүдән башка юл калмады. Алар җылы хушлаштылар. Төнге караңгылыкка чорналган юлдан җилдергәндә, Хәким кат-кат Лилиянең сынын күз алдына китерде. Бәхетледер, йөзе балкып тора. Һәркемнең үз тәкъдире. Хәким, мәсәлән, бүгенге тормышта үзе 2 бүлмәле фатирда яши алмас иде. Акча – аның өчен тормыш мәгънәсе. Үлгәнче шулай дәвам итәчәк. Анысы да әллә бүген сагалап торадыр аны. Һәрнәрсә өчен җавап тота бәндә. Гамәлләренең җавабын тегендә баргач үзе бирер әле. Ләкин Лилия төсле саф күңелле затлар яшәгәнгә генә һаман әйләнә торгандыр бу Җир шары. Күптән күчәреннән ычкынып очар иде бушлыкка...