Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Еллар буе җәзалаган». Мәрхүмә яшь хатын иренең вәхшилекләрен көндәлеккә язып барган

Экспертлар ачыклаганча, аңа бер тапкыр гына сукканнар — электродның очлы башы белән булуы ихтимал.

news_top_970_100
«Еллар буе җәзалаган». Мәрхүмә яшь хатын иренең вәхшилекләрен көндәлеккә язып барган
https://pixabay.com

Самара өлкәсенең Черновский бистәсендә 30 яшьлек Екатерина ел ярым элек үлгән. Быел гына аны үтергән булулары ачыкланган. Башта бәхетсезлек очрагы дип санаган булганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Екатерина начар хатын һәм начар ана дип күренергә мөмкин. Ул эчкән, бәйрәм итеп йөргән, өйдән чыгып югалган, ире Евгений белән талашып торган. Шуңа күрә ир белән хатын аерылышканда Надя исемле кечкенә кызларын әтисе белән калдырганнар.

Баласын кире кайтару өчен, Екатерина яңа тормыш башлый, аңа кыз туганнары ярдәм итә. Екатерина эш, торыр урын таба, психолог белән эшли башлый.

2019 елның 27 сентябренә каршы төндә Екатеринаның мәетен элеккеге иренең фатирында Черновский бистәсендә табалар. Оперативниклар бәхетсезлек очрагы дип фаразлый. Ләкин соңрак тикшерүчеләр хатынны кемдер имгәткән, шулай итеп саксызлык аркасында аның аның үлеменә китергән дип саный һәм җинаять эше ача. Аннары Екатеринаны үтерүләре ачыклана.

«Корбанның мәетендә көч куллануны күрсәтә торган ачык эзләр булмый. Муенында кечкенә генә нокта була. Экспертлар ачыклаганча, аңа бер тапкыр сукканнар — электродның очлы башы белән булуы ихтимал. Гадәттә, зэклар шулай эшли. Үтерү эзләре күренми, дәлилләрне яшерү өчен вакыт та була», — дип сөйләгән Екатеринаның апалары яллаган адвокат.

Аннары берничә көннән генә тикшерүчеләр Екатеринаның телефонын алып өйрәнә, җинаятьтә шикләнелүчене айлар буе ачыклый алмыйлар.

Екатеринаны үтергән мизгелдә фатирда Екатерина үзе, ире Евгений һәм аның атасы була. «КП» сайтының үз чыганагы белешмәсе буенча, Евгений башта гаепне атасына аудармакчы була. Ул инде «хөкем ителгән, шуңа күрә бу юлы да үтергән булырга мөмкин», ди. Ләкин тикшерүчеләр ачыклаганча, мәрхүмә хатын апаларына кайнатасы турында яхшы сөйли.

Екатеринаның туганнары башта ук Евгенийдан шикләнә. Ул эретеп ябыштыручы булып эшли, электродлары да була.

Мәрхүмәнең әйберләрен аралаганда, көндәлек килеп чыга. Анда Екатерина иренең үзен кимсетүен, кыйнавын, кырга алып чыгып, мылтыктан атып куркытуын язып барган. Соңрак тикшерүчеләр ачыклаганча, Екатеринаның эчеп йөрүе дә, кызы яши торган йорттан чыгып качуы да ире аркасында булган. Ул иреннән бик курыккан.

Тикшерү ел ярымнан артык дәвам иткән. Евгенийга карата гаепләү белдерелгән. Аны «үтерү белән янау, җәзалау, үтерү» маддәләре буенча гаеплиләр.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, Екатерина моңа кадәр дә полициягә гариза язган, иренең янавын әйткән. Тик ул гаризасын кире алган, татуландык дип әйткән.

Евгений гаебен танымый. Әгәр суд аны гаепле дип тапса, 15 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Хәзер Евгений өендә, кызы белән бергә яши. Нәни Надя исә әнисенә бик охшаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100