news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Елкы ите белән борчаклы аш рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан елкы ите белән борчаклы аш рецепты тәкъдм итәбез.

news_top

Кирәкле ингредиентлар: елкы ите (яки башка ит) – 200 г, борчак – 120 г, бәрәңге – 200 г, башлы суган – 50 г, кишер – 40 г, сары май – 20 г, дәфнә яфрагы – 2–3 данә, тәменчә тоз, борыч.

Эш барышы: Яшь елкы итен, сөякләреннән ае­рып, вак итеп турыйбыз. Борчакны чистартып, бүрттерер өчен (5–6 сәгатькә), җылы суга салып тотабыз. Елкы ите белән борчакны, салкын сулы кәстрүлгә бер үк вакытта салып, пешерергә куябыз.

Борчак ашы башка төр ашларга караганда озаграк пешә. Өскә чыккан кү­бекне җыеп торырга кирәк. Тозны ит белән борчак пешеп чыгар алдыннан гына салабыз, вак шакмаклап туралган бәрәңге, кишер һәм суган кушабыз. Алар пешеп чыккач, дәфнә яфрагы һәм бер кашык сары май өстибез.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар