Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Елки» фильмы герое Александр Головин: «Елки”ның киләчәктә “Ирония судьбы”ны алыштырачагына өметләнәм”

“Ералаш”тан ук яратылып, кино сөючеләргә “Невеста”, “Кадетство”, “Кремлевские курсанты”, “Папины дочки” һәм, ниһаять, “Елки” фильмнары аша таныш булган Александр Головин күптән түгел Казанга килеп, журналистлар белән очрашты. Ул ябык ишекләр артында “Елки.Последние” фильмын тәкъдим итте. Яңа ел рухы бирүче “Елки” фильмын көтеп алучылар өчен шактый ук күңелсез яңалык бар: фильмның быел соңгы кисәге күрсәтелә. 27 декабрьдә киң прокатка чыгачак “Елки.Последние” – блокбастерның соңгы өлеше.

news_top_970_100
«Елки» фильмы герое Александр Головин: «Елки”ның киләчәктә “Ирония судьбы”ны алыштырачагына өметләнәм”

Александр Головин премьера алдыннан журналистлар белән аралашырга да өлгерде.

- Саша, быел сезнең “Елки” карьерасы тәмамлана. Әйтегез әле, башка Яңа ел проектына чакырдылармы?

- Әгәр Тимур Бекмамбетов турында әйтәсез икән, юк (Тимур Бекмамбетов – “Елки”ның продюсеры). Әмма мин өметләнәм әле. “Елки” бетсә, нишләрбез дигән уйлар электән үк бар иде. Бүген миңа бик моңсу.

- Елкины төшергән 8 ел эчендә иң истә калган мизгел нинди булды?

- Минем өчен фильмдагы партнерым Саша Домогаров белән узган һәр мизгел онытылмаслык. Сизгәнсездер, ул елдан-ел тазарды. Дөрес, моннан ул үзе дә көлә. Беренче “Елки”дагы белән чагыштырырлык та түгел бит. Аның белән һәр кадр үзенчәлекле, көлеп эчләр ката иде. “Елки 1914”не төшергәндә көлеп үлә идек. Без “Елки”ның һәр елын көлә-көлә төшердек, анда башкача мөмкин түгел. Мин аның һәр сериясен әле дә көлә-көлә карыйм.

- Сез фильмда сноубордист ролен башкарасыз. Кайсы күңелегезгә якын: чаңгымы, сноубордмы?

- Үз гомеремдә бер тапкыр да чаңгыга басканым юк. Сноубордта шуганым бар. Фильмның беренче өлешендә үзебез дә басып карадык. Чөнки анда шундый күренеш бар, мин шуып төшәм дә, масканы салам. Тамашачаны алдап булмый, шуңа үземә шуарга туры килде. Башка серияләрдә дә үзебез баскаладык. Әмма каскадерларсыз булмый, имгәнергә мөмкинбез бит. Безне саклыйлар.

- Сезне рольгә ничек сайладылар?

- Сайлау вакытында “Чаңгы яки сноубордта шуа белүчеләр бармы?” дип сорадылар. “Мин - сноубордист” дип җавап бирдем.

- Саша, тормышта Яңа елны ничек каршылыйсыз? Нинди планнарыгыз бар?

- Быел Канар утрауларындагы вулканны күрәсем килә. Билет та алдым инде. Бу – минем Россиядән читтә каршылаячак беренче Яңа елым.

- Ә башка елларга ничек иде?

- Гаилә белән. Әти-әни, бертуган сеңелем. Миңа калса, Яңа ел ул – гаилә бәйрәме.

- Өстәлгә “Оливье” куясызмы?

- “Оливье” һәр кешенең үзенә генә булган хас салат ул.

- Ә сездә нинди?

- Әни ясаган.

- Саша, Яңа ел нәрсә ул?

- Кыш Бабай. Мин аңа хәзер дә ышанам әле. Яңа ел ул – мандарин, бүләкләр, ул гаилә бәйрәме һәм “Елки” фильмы. Ә минем өчен “Елки” – мини-туган көн.

- Ни өчен быелгы фильм “Елки. Последние” дип атала? Нигә дәвамы булмаячак?

- Мин аны шундый яратам. Анда төшкәндә борчылам да, елыйм да. Анда катнашканда эчемдә ниндидер ялкын барлыкка килә иде. Соңгы фильм – бу минем теләк түгел.

- Үзегез иң яратып төшкән “Елки” кайсысы?

- “Елки 1914” күпләргә ошамады. Ә менә мин аны үлеп яратам.

- Яңа ел алдыннан россиялеләр “Ирония судьбы или с легким паром” киносын карый. Ничек уйлыйсыз, “Елки” киләчәктә әлеге фильмны алыштыра алырмы?

- Чыннан да, 31 декабрь көнне “Елки” фильмын карап, Яңа ел кәефе барлыкка килсен иде. Аның шундый кино булуын телим. Аның инде башлангычы бар. Әгәр халык шулай тели икән, ул, һичшиксез, булачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100