Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Елизово шәһәре мэрын сугышкан өчен кулга алганнар

news_top_970_100

Җомга иртәсендә Камчаткадагы Елизово шәһәре мэры Артем Гаглошвилины эш урынында кулга алганнар. Шәһәр җитәкчесенә карата «хулиганлык» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, дип яза fishki.net сайты.

Камчаткадагы зурлыгы буенча икенче урындагы Елизово шәһәре башлыгы 2023 елның декабрендә Паратунка авылындагы ял базасында сугыша. Күзәтү камераларындагы язмалардан күренгәнчә, Гаглошвилига охшаган ир-ат янында утырып торган иргә йодрыклары белән ташлана һәм берничә мәртәбә аның йөзенә суга.

6 февральдә «Бердәм Россия» партиясе түрәне үз сафыннан чыгарган. Чөнки, Гаглошвилины ЮХИДИ туктаткач, ул исерек булу-булмауга медицина тикшерүе узуга каршы килә. Ул вакытта партиядә Гаглошвилины чыгаруның сәбәбен «тикшерүдән баш тарту гаепне тануга тиң» дип аңлатканнар.

Шулай ук элегрәк Гаглошвилиның керемнәрен яшереп калуда да тотылганы билгеле. 2 елга аның гаиләсе счетына кергән акча рәсми хезмәт хакыннан 4 тапкырга артып киткән була.

Искәртеп узабыз, бу атнада Россиядә югары дәрәҗәдәге түрәләр рекордлы санда тоткарланды, аларның барысы да диярлек коррупция җинаятьләрендә гаепләнә. Бары тик бүгенге «герой» гына алардан аерылып тора. Сишәмбе көнне Иркутск өлкәсенең Тулун шәһәре мэры вазифаларны башкаручы Елена Абрамованы эш урынында тоткарладылар. Чәршәмбе көнне Новосибирск өлкәсенең торак-коммуналь хуҗалык һәм энергетика министры Денис Архипов төрмәгә җибәрелде, ә пәнҗешәмбе көнне Пермь краенда ике төзәтү колониясе җитәкчеләрен ришвәт өчен кулга алдылар.

Сишәмбе көнне көч хезмәткәрләре Иркутск өлкәсе Тулун мэры вазифаларын башкаручы Елена Абрамованы эш урынында тоткарлыйлар, чәршәмбе көнне Новосибирск өлкәсенең торак-коммуналь хуҗалык һәм энергетика министры Денис Архипов төрмәгә утыртыла, ә пәнҗешәмбе көнне ришвәт өчен Пермь краендагы ике төзәтү колониясе начальнигын кулга алалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100