Елизавета Туктамышеваны бозда стриптиз бии дип гаеплиләр - видео
Елизавета Туктамышеваны бозда стриптиз бии дип гаеплиләр - видео
Фигуралы шуучы 22 яшьлек Елизавета Туктамышева 13 мартта Петербургта Бритни Спирсның Toxic җырына биегәндә чишенде.
Бу чыгыш Гагарин Кубогы уеннарының
Елизавета үзе чыгышыннан бик канәгать калган. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсенә дә язды. «1200 тамашачыдан гына түгел, матчны карап та ләззәт алдым», ди спортчы.
22 февральдә Россия Кубогында Елизавета Туктамышева Евгения Медведевадан калышты һәм Япониягә дөнья чемпионатына барудан мәхрүм калды.
Фигуралы шуучы Анна Погорилая исә Елизавета Туктамышеваны гаепләгән. sports.ru порталы хәбәр иткәнчә, ул көндәшенең чыгышын оятсыз дип бәяләгән һәм үзе шулай итеп чыгыш ясый алмаячагын әйткән. Анна фикеренчә, боз өстендә яки башка җәмәгать урыннарында чишенү оятсызлык була. «Мин алай булдыра алмас идем. Мин үземне
«Балам бу чыгышымны күрсә, миңа рәхәт булмас иде. Лиза үзенең нишләгәнен үзе беләдер. Тамашачылар риза булгач, ярар инде. Һәркемнең оят дәрәҗәсе үзенчә. Тамашачыларга чишенеп бию генә түгел, гомумән шуу ошыйдыр дип ышанам», — дигән Анна Погорилая.
Елизавета үзенең Твиттерында гаепләүләргә җавап бирде. «Аня, соңгы арада миңа күп игътибар бирәсең. Мин игътибар булмаудан интекмим. Минем балаларым турында борчыласыңмы? Мин иң беренче чиратта аларны уңышсызлыкларым өчен гаепне башкалардан эзләргә түгел, ә олыларны, тренерымны һәм башка спортчыларның хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәтәчәкмен», дип язган Елизавета.
Аня, ты слишком много внимания уделяешь мне в последнее время. Хотя со вниманием у меня проблем нет.
— Elizaveta Tuktamysheva (@TuktikLiza) 20 марта 2019 г.
Ты беспокоишься о моих будущих детях? Прежде всего, я научу их уважать старших, своего тренера и труд других спортсменов, а не искать оправданий в своих неудачах у других людей. pic.twitter.com/ZligetJMKa
20 мартта Алинә Заһитова Япониянең Сайтама шәһәрендә Дөнья чемпионатында кыска программада җиңү яулады. Ул 82,08 балл җыйды. Икенче урында – Япониядән Каори Сакамото (76,86), өченче урынны Казахстаннан Элизабет Турсынбаева (75,96) алды.
Россия спортчылары Евгения Медведева дүртенче (74,23), Европа чемпионы Софья Самодурова - тугызынчы (70,42) булды.