Кичә иртән Санкт-Петербургның Кременчугская урамында урнашкан элиталы торак комплексында янгын чыккан. Янгыннан соң 2 ир-атның мәете табылган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының телеграм-каналында хәбәр иттеләр, дип яза «Рен-ТВ».
Янгын 5 бүлмәле фатирда була, ялкын 1 бүлмәне генә чолгап ала. Янгын сүндерүчеләр 15 квадрат метрлы мәйдандагы утны оператив рәвештә сүндергән.
Соңрак бинада 2 мәет табылган. Торак комплексында яшәүчеләр әйтүенчә, янгын чыккан фатирны тәүлекләп арендага бирә торган булганнар.
«Корбаннарның берсен, кызы белән фатирыннан чыгып барган ир-атны, лифт янында атып үтергәннәр. Җинаятьче баланы җибәргән, икенче катка төшкән, арендага алган фатирына кергән һәм үз-үзенә кул салган», – дип өстәгән «Рен-ТВ» әңгәмәдәше.