Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элиталы фатирда эшмәкәр ир-ат, аның хатыны һәм ике баласының мәетен тапканнар

Гаилә башлыгы туганнарын үтергән дигән версия дә карала.

news_top_970_100
Элиталы фатирда эшмәкәр ир-ат, аның хатыны һәм ике баласының мәетен тапканнар
Тикшерү комитеты

23 мартта иртә белән Түбән Новгород шәһәрендәге элиталы йорттагы фатирда ир белән хатын, аларның ике баласының мәете табылган. Аларны бала караучы хатын күреп алган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Мәрхүмнәр — 43 яшьлек ир-ат, аның 41 яшьлек хатыны, 10 һәм 4 яшьлек балалары.

Ир-ат биредә билгеле эшмәкәр Василий М., ул медицина җиһазлары белән тәэмин итә торган оешма белән идарә итә. 

«Бу яхшы гаилә иде, бер кисәтү, бер талаш булмады. Балалары бик кечкенә, берсе мәктәпкә йөри, икенчесе балалар бакчасына бара иде. Алар берничә ел биредә яши, бер начар әйбер күрмәдек, үрнәк гаилә иде», — дип сөйли күршеләре.

Мәетләрне тапкан бала караучы хатын белән хәзер тикшерүчеләр эшли. Җинаять эше ачылган.

 «Алар бирегә ун ел чамасы элек Автозаводтан күченеп килде. Мәетләрне бала караучы тапкан. Ул биредә озак эшли. Ул гаиләгә азык-төлек ташый, балаларны карый. Гаилә сәер иде дип сөйлиләр: хатыны бик яхшы булмаган, шлагбаум өчен талашкан, башка төрле низаглар китереп чыгарган. Күптән түгел ял итәргә киткәннәр иде», — ди биредә яшәүче хатын.

Тикшерүчеләр берничә версияне карый. Шулар арасында гаилә башлыгы туганнарын үтергән, аннары үз-үзенә кул салган дигән фараз да бар. Бу турыда Тикшерү комитеты хәбәр иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100