Һиндстанның Одиша штатында 59 яшьлек хатын-кызга крокодил һөҗүм иткән. Ул аны елгага сөйрәп алып кергән һәм яртылаш ашаган. Бу хакта The Times of India басмасы хәбәр итә, дип яза РЕН ТВ.
Соудамини Махалның мәете сишәмбе көнне Джаджпур урман районындагы авыл янында урнашкан Харасрота елгасында табыла. Хатын-кыз елгага керләр һәм савыт-сабалар юарга килгән. Шунда крокодил, корбанын эләктереп алып, сулыкка алып керә.
«Мәетне алып, Джаджпур хастаханәсенә ярырга җибәрдек. Тиздән урман идарәсе хатын-кызның гаиләсенә компенсация түләячәк», – дип хәбәр иткән Джаджпур районы урманчысы ярдәмчесе Сантош Кумар Пати.
Кендрапад һәм Джаджпур районнарының яр буе авылларында крокодиллар кешеләргә бик еш һөҗүм итә, диелә хәбәрдә.