
Петербургта табылган чемоданнарның эчендә кеше гәүдәсе кисәкләре булган. Тик алар арасында кешенең башы табылмаган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Хәзерге вакытта әлеге кисәкләрнең 20-30 яшьләр арасындагы ир-атныкы булуы ачыкланган.
Чемоданнарны Славян урамындагы йорт янында Нева елгасына якынрак урында тапканнар.
«Биредә яшәүче ир-ат чыныгу белән шөгыльләнә һәм шушы тирәдә су коена торган булган. Чемоданнарны шушы кеше тапкан», – диелә хәбәрдә.
Санкт-Петербург шәһәре буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, җинаять эше ачылган.
Тикшерү версиясе буенча, 1 мартта Славян урамыннан Нева елгасына бара торган юлда 2 чемодан табыла. Аларның эчендә кеше гәүдәсе кисәкләре була, диелә хәбәрдә.