Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Елгадан су эчкән, суалчан ашаган»: 22 яшьлек егет ун көн урманда адашып йөргән

Яшь әти Владимир гаиләсе белән ял иткәндә урманда йөреп килергә киткән һәм югалган.

news_top_970_100
«Елгадан су эчкән, суалчан ашаган»: 22 яшьлек егет ун көн урманда адашып йөргән
https://pixabay.com

22 яшьлек Владимир гаиләсе белән 24 июньдә Ленинград өлкәсенең Выборгский районындагы Зеленая Роща бистәсе янындагы Комонь күле буенда ял итә. Аның әти-әнисе, хатыны биредә була. Төш вакытында туганнары су коенырга киткәч, Владимир урманда йөреп килергә була һәм югала. Аны 3 июльдә генә табалар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. 

Владимир урманга киткәндә телефонын да, башка әйберләрен дә алмаган, ул тиз генә кайтырга җыенган. Туганнары аны берничә сәгать көтеп караган, аннары чаң суга башлаганнар.

Владимир яшь әти — өйдә аны сабые көтеп тора. Хатыны берничә тәүлек буена ирен урманда эзләшә. Бу эшкә волонтерлар кушыла. Ун көн узгач кына яшь әти табыла.

«Мин аны бүген төнлә өйгә алып кайттым. Аны коттеджлар бистәсенең сакчылары җитәкчесе тапкан. Улым урманнан чыгып килә торган булган. Сакчы аны күреп алган. Володяның хәле шәп түгел, аны төн буе хастаханәдә тикшерделәр», — дип сөйли Владимирның әтисе Андрей.

Бу ун көндә Владимир экстремаль маҗаралар кичерүе, имгәнүе дә ачыкланган. 

«Улымны урманда ток суккан. Ул трансформатор будкасына менеп, юлны тапмакчы булган, үткәргечләргә орынган. Аның куллары имгәнгән, аның аша ток узган, баш мие селкенгән. Бәхеткә, аны хастаханәгә салу таләп ителми», — ди әтисе.

Егет бик ябыккан, ул бары тик үзенең тапкырлыгы аркасында гына исән калган. «Ул үләннәр, суалчаннар ашаган, елгадан, канализацияләрдән су эчкән. Ул хәзер бөтенләй үк үз акылында да түгел. Улым хәзер әнисе тәрбиясендә, ял итә, йоклый», — дип сөйләгән әти кеше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100