news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Елгада бата башлаган үсмер кызны коткарганда дүрт олы кеше һәлак булган

Чоңгылга эләгеп бата язган 15 яшьлек кыз исән калган.

news_top
Елгада бата башлаган үсмер кызны коткарганда дүрт олы кеше һәлак булган
https://pixabay.com

15 июньдә кичке алтылар тирәсендә Байкал аръягындагы Ононский районында дүрт кеше елгада суда батып үлә. Фаҗиганең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Байкал аръягы буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, туганнары җыелышып, Онон елгасы буенда ял итә. Алар Нижний Цасучей авылыннан 2 км ераклыкта була. Су коенганда 15 яшьлек кыз бала чоңгылга эләгә һәм бата башлый. Ул су әйләнмәсе булган урынга эләгә. Баланы коткарыр өчен туганнары суга ташлана. Алар янына тагын өч кеше — якында булган балыкчылар да ярдәмгә килә. Шулай итеп кыз баланы коткаралар.

Ләкин өлкәннәрнең дүртесе судан чыга алмый. 45 яшьлек хатын-кыз, 41, 58 һәм 64 яшьлек ир-ат һәлак була.

Хәзер тикшерү эшләре бара, шаһитларны сораштыралар. Өч ир-атның мәетен тапканнар, аларны экспертизага озатканнар, хатын-кыз мәете әлегә табылмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар