news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Елгада балык ятьмәсенә уралган дүрт балыкчы мәете табылган

news_top

Пермь крае Вишера елгасы буенда балык тота торган ятьмәләргә уралып беткән 4 ир-ат мәете табылган. Бу хакта төбәк буенчаТикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Рен-ТВ».

Ведомство мәгълүматларына караганда, 3 ноябрьдә Данилов Луг бистәсе янындагы Вишера елгасында 67 һәм 42 яшьтәге ике балыкчы мәете табылган. Алар балык тоту ятьмәләренә чорналып беткән. Бистәдән 1,5 километр ераклыкта тагын бер куркыныч нәрсә – әйләнеп капланган көймә табылган. Аның эчендә 68 һәм 54 яшьлек ике балыкчының мәете булган. Алар шулай ук балык ятьмәләренә уралып беткән.

«Вишера елгасында 4 балыкчы һәлак булу очрагы тикшерелә. Якынча мәгълүматларга караганда, фаҗига төнлә балык тотканда булган», – диелә ведомство хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар