news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Елга өстендә "тарзанка"дан егылып, баланы су агызып алып киткән

Малайның гәүдәсен әлегә тапмаганнар.

news_top
Елга өстендә "тарзанка"дан егылып, баланы су агызып алып киткән

Башкортстанның Туймазы районында фаҗига булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Балигъ булмаган балалар елга өстендә бауда уйнаганнар. Мондый уенны «тарзанка» дип атыйлар.

Бер мизгелдә бау өзелгән. Малай суга егылып төшкән. Көчле агым баланы агызып алып киткән. Малай һәлак булган. Аның мәетен әлегә тапмаганнар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, фаҗига буенча тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар