Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Елга буенда йөрүче ир-атны крокодил тереләй ашаган

Диңгез крокодиллары елга һәм пляж буйларында очрый. 

news_top_970_100
Елга буенда йөрүче ир-атны крокодил тереләй ашаган

Малайзиядә бер ир-ат елга буенда краблар җыеп йөргән. Шул вакытта аңа крокодил һөҗүм иткән һәм тереләй ашаган. Әлеге хәбәрне Daily Mail басмасына сылтама белән «Лента.ру» язды. 

Вакыйга 12 февральдә булган. Малайзиядәге Саравак штатында елга буйлап сәяхәт вакытында Мух Тахир Маджид Сям (Muh Tahir Majid Syam) исемле Индонезия кешесе югалган. Аны эзләргә 24 яшьлек ир туганы барган.

Елганы күзәткәндә, бу егет абыйсының башын күреп алган. 40 яшьлек ир-атның башы су өстендә күренеп алган һәм кабат югалган. Бу турыда полиция хезмәткәре Мөхәммәд Сабри Зайнол (Mohamad Sabri Zainol) сөйләгән.

Мәрхүмне 13 февральдә тапканнар. Аның тәнендә теш эзләре бик күп булган. Ир-атны диңгез крокодилы чәйнәгән дип фаразлыйлар.

Биредәге матбугат чыганаклары хәбәр иткәнчә, Индонезия кешесе Малайзиягә эшкә килгән булган. Ул пальма плантацияләрендә хезмәт иткән.

Диңгез крокодиллары елга һәм пляж буйларында очрый. Рептилияләр җиде метрга кадәр үсәргә мөмкин. Алар ял итүчеләргә еш һөҗүм итә. 2017 елдан башлап биредәге штат хакимияте крокодилларга ау рөхсәт итте, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100