Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Елга буенда су коенучы балаларга бүре һөҗүм иткән, бер баланы урманга сөйрәп алып киткән

news_top_970_100
Елга буенда су коенучы балаларга бүре һөҗүм иткән, бер баланы урманга сөйрәп алып киткән
Михаил Захаров/архив

Дагыстанның Кидеро авылында балаларга бүре һөҗүм иткән. Әлеге урыннан кадрларны Дагыстан буенча Эчке эшләр министрлыгын күрсәткән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Цунтин районында коточкыч фаҗига булды», – диелә Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә.

7-9 яшьлек өч малай елга буенда су коена. Шул чакта аларга урманнан чыккан бүре һөҗүм иткән.

Бүре бер малайны, икенче малай качарга өлгергән, 9 яшьлек тагын бер малайны бүре урманга сөйрәп алып киткән.

Бүре тешләгән малайны хастаханәгә озатканнар. Ул бик күп кан югалткан, авыр хәлдә ята. Малайның муенында авыр яралар булуы билгеле.

Югалган малайны авыл халкы, полиция эзли. Видео кадрларында машиналар һәм этләр белән кешеләр, кинологлар малайны эзләгәне күренә. Малайның мәетен урманның икенче башында бер сәгать эзләгәннәр соң тапканнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100