Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Елга аша чыгып барганда трактор һәм аны йөртүче ир-ат су астына киткән

Тракторчы котылу өчен тырышу урынына, тракторны ныграк боз өстенә алып китү өчен газга баса.

news_top_970_100
Елга аша чыгып барганда трактор һәм аны йөртүче ир-ат су астына киткән
Свердловск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы

Свердловск өлкәсендә трактор һәм аның 53 яшьлек йөртүчесе суга баткан. Хәзер ир-атның мәетен эзлиләр. Бу турыда Свердловск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Трактор 19 февральдә Ница һәм Арай елгалары кушылган урында суга төшеп китә. Фаҗига Ирбит шәһәрендә була. Ул Екатеринбургтан 200 км ераклыкта урнашкан.

«Т-40» тракторына металл конструкцияләр төягәннәр һәм боз өстеннән елга аша чыкмакчы булганнар. Бер мизгелдә боз авырлыкка чыдамый һәм ярыла.

Шаһитлар сүзләренчә, тракторчы салоннан төшеп качу урынына, газга баса, ул ныграк боз өстенә барып җитмәкче була. Шаһитлар ярдәмгә УАЗ машинасы чакыра, тик ул килеп җиткәндә, трактор тулысынча су астына киткән була инде.

Хәзер трактор бик зур тирәнлектә су төбендә ята. Тракторчының мәетен коткаручылар һәм водолазлар эзли. Биредә су агымы көчле булу сәбәпле, эшләр кыенлаша, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100