Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Елга аша тарттырган тросны күрми». Дим елгасында яңа гидроциклда йөргәндә эшмәкәр һәлак

news_top_970_100
«Елга аша тарттырган тросны күрми». Дим елгасында яңа гидроциклда йөргәндә эшмәкәр һәлак
Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча комитет, https://www.bashinform.ru

Башкортстанда Дим елгасында гидроциклда йөргәндә, 54 яшьлек ир-ат һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Уфада яшәүче ир-ат яңа гидроциклында Дим елгасында йөрергә чыга. Ул елга аша тарттырылган тросны күрми. Трос елга кичүе өчен куелган. Ир-ат зур тизлектә килә һәм шул троска эләгә, гидроциклдан очып төшә, берничә тапкыр һавада әйләнә. Ир-ат урында ук һәлак була.

«Башинформ»га билгеле булганча, мәрхүм ир-ат – Уфада яшәүче 54 яшьлек эшмәкәр. Ул 12 яшьлек улы һәм иптәше белән Димгә яңа гидроциклны сынарга килә.

«Фаҗига булган урын белән ир-ат алдан таныш булмаган. Ә бу кичү инде 2 дистә елдан артык ясалган. Биредә яшәүчеләр аны белә. Күп кенә телеграм-каналлар язганча, ир-атның башы өзелмәгән, ул бик каты яньчелгән», – дигән агентлык чыганагы.

Фото: © Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе, https://www.bashinform.ru

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100