news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Эленеп калды да кисәк кенә төште». Кешеләр утырган дельтаплан һәлакәте видеога эләккән

news_top
«Эленеп калды да кисәк кенә төште». Кешеләр утырган дельтаплан һәлакәте видеога эләккән
"Татар-информ" архивы

Адегея Республикасында дельтаплан һәлакәткә очраган. Биредә ике кеше үлгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига 30 октябрьдә иртәнге унберләр тирәсендә була. Әлеге хәлне видеокамера төшереп ала. Кадрларда оча торган аппаратның һава эленеп калуы, аннары кисәк кенә егылып төшүе күренә.

Пилот һәм аның пассажиры үлә. 43 яшьлек хатын-кыз Ростов-Дон шәһәреннән килгән булган.

«Ой, егылды, менә бетте. Әнкәем, ой, коточкыч», – кадр артындагы хатын-кыз тавышы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар