Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Елена Малышевадан генетик сюрприз: Андрей Малахов һәм Николай Валуев туганнар һәм... татарлар! (видео)

“Здоровье” тапшыруының Ватанны саклаучылар көненә багышланган чыгарылышында алып баручы Елена Малышева танылган тележурналист, шоумен Андрей Малаховның ерак туганы боксчы Николай Валуев икәнлеген, ә Николай Валуевта 30 процент татар каны барлыгын белдерде.

news_top_970_100
Елена Малышевадан генетик сюрприз: Андрей Малахов һәм Николай Валуев туганнар һәм... татарлар! (видео)

Бу хәбәрне ишеткән Валуев, шаккатып авызын ачты һәм шунда ук: “Исәнме, туганым”, дип, Малаховны кочып алды.

Елена Малышева боксычыда утыз процент татар каны акканын белдергәч, Валуев, тагын да ныграк шатланып, “Татарлар”, дип, сәламләп, кул болгады:

   Аннары ул экраннарга карап:

- Исәнмесез! – дип саф татарча исәнләште.

- Нәрсә әйтерсез, Николай Валуев? – дип сорады Малышева.

- Ничек нәрсә? Моны күргәч, Татарстанга барырга кирәк дип уйладым. Сорауларны хәл итәргә кирәк!

- Татарлар беләнме? – дип сорады Малышева.

- Әлбәттә! – дип җавап бирде Валуев. Тамашачылар моңа алкышлар белән җавап бирде. Әмма Валуев Татарстанга килгәч, кемнән нәрсә таләп итәсен әйтмәде.

Шулай да хәбәр Николай Валуевка гаҗәп тоелмаган булып чыкты, ул: “Мин иң яхшы йөз татарның берсе. Шуңа күрә дә мин татарлар тагын нәрсәдер эшләгәннәрдер дип уйладым”, - диде ул.

Елена Малышева мондый нәтиҗәләргә Николай Валуевка һәм Андрей Малаховка генетик анализ үткәрелгәннән соң ирешүләрен белдерде. Алып баручы әйтүенчә, Малаховның әтисе ягыннан бабалары Африкада туганнар, аннан соң Гыйракта төпләнгәннәр. Соңыннан бу нәсел Судан, Йәмән, Согуд Гарәбстаны, Азербайҗан, Дагстанга таралган. Әнисе ягыннан туганнары Кытайга, Бразилиягә барып җиткәннәр. Малаховның генетик туганнары арасында дөньяның иң бай кешеләренең берсе булган Ротшильдлар һәм Чыңгыз хан да бар диде ул.

Николай Валуевның да генетик туганнары арасында Чыңгыз хан барлыгы ачыкланган.

- Андрей, без Чыңгызлардан, - дип белдерде Валуев. – Ханнар алтынын эзли чыгарга кирәк.

- Минем әти яшь чагында бокс белән мавыккан, димәк, безнең уртак әйберләр бар, - диде Андрей Малахов.

- Шул рәвешчә, Андрей Малахов һәм Николай Валуев - туганнар, - ди Елена Малышева. – Аларның нәселләре бер районда озак вакытлар бергә яшәгән. Хәзер алар шушы урынны табарга тиеш. Һәм бу шаяру түгел!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100