Телевидение алып баручысы һәм табиб Елена Малышева кызларны да, егетләрне дә өйләнешүне кичектермәскә, ә хатын-кызларны 18 яшь тулгач ук бала табарга чакыра. Әлеге киңәшен ул «Беренче канал»да «Жить здорово!» тапшыруында әйткән.
«Кияүгә чыгуны, өйләнүне 30 яшькә кадәр калдырмагыз. <...> Табигать үзгәрмәде. Бала табу өчен идеаль яшь – 18 дән 25-26 яшькә кадәр», – ди ул.
Малышева аңлатканча, 30 яшьтән соң хатын-кызларда күкәй күзәнәкләр запасы, димәк, балага узу ихтималы, шактый кими. Өстәвенә, 30 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар тудырган балаларда төрле патологияләр ешрак була.
Елена Малышева сүзләренчә, «медицина көчле» булса да, «табигать үз законнары буенча яши». Бу турыда «Татар-информ» яза.