Әтнәнең бердәнбер исән ветераны: «Сугыштагы иң мөһим хәбәрләрне беренче булып ишетә идек»
9 Майда Бөек Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп уздык. Шул уңайдан, Әтнә районындагы бердәнбер исән-сау ветеран - Мөршидә Бәдыйгова белән сөйләштек.
Кызганыч, сугыш кырларыннан исән-сау кайткан, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарның гына сафы елдан-ел сирәгәя. Алар үзләре белән зур тарихи чорны алып китәләр. Сугыш афәтләренең тере шаһитлары булган әби-бабайларыбыздан бары истәлекләр генә кала....
Әтнә районында бүгенге көндә исән-сау булган бердәнбер сугыш ветераны - Олы Бәрәзәдән Мөршидә апа Бәдыйгова. Ел саен күкрәгенә орден-медальләрен тагып бәйрәмгә килә иде ул. Быел килә алмады, 96 яшьлек ветеранның сәламәтлеге элеккечә түгел.
«Яшерен хәбәрләрне вакытында хәбәр итеп өлгерергә кирәк иде»
Мөршидә апа Бәдыйгова сугышта элемтәче хезмәтен башкара. Морзе әлифбасын өйрәнеп, сугышның иң алгы сызыгында атлый, Берлиннан җиңү хәбәрен җиткергән курку белмәс, батыр йөрәкле шәхес була ул. «Иң мөһим хәбәрләрне сугышта без беренче ишетә идек. Хезмәтем бик җаваплы, боерыкларны, яшерен хәбәрләрне вакытында безнекеләргә хәбәр итеп өлгерергә кирәк булды», - дип искә ала ул.
Мөршидә апа 1925 елның 14 ноябрендә Мәскәү өлкәсе Подольск шәһәрендә Хәдичә һәм Гарифҗан Зариповларның беренче балалары булып дөньяга килә. Шәһәр мәктәбендә русча укый, балачагы башка балаларныкы кебек үтә аның. Әтисе Подольск хәрби заводында цех начальнигы булып хезмәт куя, әнисе дә шул ук заводта эшли. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның октябрендә эвакуацияләнәләр һәм әтисенең туган авылы Әтнә районы Олы Бәрәзә авылына кайталар. Әлеге көзге, яңгырлы көнне ветеран яхшы хәтерли.
«Әти туган нигезенә, Бәрәзәгә кайтуыбызга бик сөенде. Авыл җирендә эш күп, ничек тә ач калмабыз, дигәндер инде. Бик ишле булып яшәдек. Әтинең абыйсы һәм сеңлесе дә гаиләләре белән туган нигезгә кайтты», - ди Мөршидә апа.
Шәһәр кызы Мөршидә авыл тормышына тиз ияләшә. Колхоз эшләрендә катнаша, басуда көлтә кисә. 200 чакрым ераклыктагы урманга агач кисәргә дә җибәрәләр аны. Планны үтәү өчен бер кешегә дүрт кубометрдан ким кисмәскә кирәк була. План тулмаса, ашарга тиешледән бик азы гына бирелә. Соңрак ике айдан артык торф чыгаруда эшли ул. Шул ук вакытта хәрби өйрәнүләргә дә җәлеп итәләр аны. Русча яхшы белгән кыз мәктәпкә укытучы булып та хезмәт куя.
Мөршидә апага 1943 елда, 18 яше тулгач сугышка чакыру кәгазе килә. Кызны сугышка әнисе һәм сеңлесе Наилә озата, әтисе хезмәт армиясендә кала. «Кече Әтнәнең җил тегермәне янында саубуллаштык. Әниләр кайтып киткәнче еламыйча чак түздем. Аларга авыр булмасын өчен күз яшьләремне күрсәтмәдем. Әни миңа юлда тамак ялгарга дип өшегән бәрәңге боламыгы һәм күмәч бирде. Туган җирдән ераклашкан саен күңелне ниндидер курку биләп алды», - дип искә ала ветеран.
Татарстан хәрби комиссариатына төнгә каршы гына барып җитә ул. Икенче көнне 50дән артык кызны Бишбалтадагы елга портыннан баржага утыртып, Горький шәһәренә җибәрәләр. Шәһәрне узгач, калын урман эчендә урнашкан хәрби базага алып киләләр. «Безне дүрт айдан артык радиотелефонисткага укыттылар. Морзе әлифбасын өйрәндек. Сугышчан әзерлегемне югары бәяләделәр һәм фронтка җибәрелүем турында кәгазь бирделәр», - ди Мөршидә апа.
«Ачлыкка түзеп була, кешеләрнең җансыз гәүдәләрен күрү авыр булды»
Мөршидә апа радист булып хезмәт итә. Разведчиклар алып кайткан мәгълүматны шифрлар аша элемтәчеләргә тапшыралар. «Сугышның иң яманы Белоруссия җирләрендә булгандыр. Анда күргәннәрме... Бөтен җирдә кан, үлгән кешеләр ята. Кайберәүләр тереләй яндырылган, коелардагы су агуланган. Өй саен әти-әнисен көтүче сабыйлар бар. Шушы вакыйгаларны искә төшергәндә әле дә йөрәкләрем «жу» итә. Ачлыкка да түзеп була, иң авыры кешеләрнең җансыз гәүдәләрен күрү булды», - дип искә ала ветеран.
Мөршидә апа Рокоссовский җитәкчелегендә Белоруссия, Польша җирләрен, Кенингсбергны азат итүдә катнаша. Берлинга якынлашып килгәндә рациядән Германия башкаласында көчле сугышлар баруы хакында хәбәр итәләр аларга. Сугыш кырындагы бәрелешләрдә үлем белән еш очрашырга туры килә аңа. Берлинга барып җиткәнче яралана ул, җилкә турына снаряд кыйпылчыклары эләгә. Польша белән Германия арасын узу җиңелләрдән бирелми.
«Җиңү хәбәрен ишетүгә Рейхстагка бардык»
4 май көнне Берлинга керәләр. 8 майда «Берлин – наш!» дигән куанычлы хәбәр тарала. «Без дүрт кыз белән бер йортта тора идек. Җиңү хәбәрен ишетүгә Рейхстагка бардык, стенада үз имзабызны калдырдык. Бранденбург капкасына исемнәребезне язып калдырдык. Җиңүдән соң без анда патруль хезмәтен башкардык. Җиңелү белән килешергә теләмәгән фашистлар бертуктаусыз аттылар, күпләрнең гомере шунда өзелде.
Ветеран биш ай дәвамында Кольсдорф шәһәрендә хезмәт итә һәм 1945 елның ноябрендә, яңа 20 яшен тутырып Бәрәзәгә кайта. Әтисе аны ат җигеп каршы алырга килә.
Туган шәһәре Подольскига китәргә җыенган Мөршидәне Бәрәзә авылы егете Тәлгать алып кала. Мәктәп укытучысы булган, соңрак озак еллар дәвамында мәктәптә директор вазифасын башкарган, шулай ук сугыш юлы узган Тәлгать Бәдыйгов белән кавышалар. 1946 елда гаилә коралар. Тәлгать абый белән Мөршидә апа 56 ел бергә бик матур гаилә булып яши. Дүрт бала тәбияләп үстергәннәр. Мөршидә апа үзе дә укытучы һөнәрен сайлый, югары сыйныфларда җыр, рәсем, хезмәт дәресләре бирә.
Янәшәсендә уйнап йөргән оныкчыкларына карап, бүгенге матур тормышка шөкерана кыла ветеран. Бүгенге көндә Мөршидә апа Бәдыйгова Биектау районында, кече кызы Әнисә гаиләсендә кадер-хөрмәттә яши. «Гомер шулай узды, балам. Йөз кызарырлык яшәлмәде, шуңа шөкер итәм. Балаларым бик акыллы, тәүфыйклы булдылар. Без күргәнне сезгә күрергә язмасын, илдә тынычлык булсын!» - дип тели ул.