Мәскәү өлкәсендә 15 яшьлек үсмер электросамокатта йөргәндә егылган, аның бавыры өзелгән. Үсмерне Видное хастаханәсенә алып килгәннәр, дип яза Вести сайты.
Табиблар ашыгыч рәвештә операция ясаган һәм кан агуны туктаткан. Беренче медицина ярдәме күрсәткәннәр соң, пациентны Рошаль исемендәге Балалар үзәгенә күчергәннәр һәм шунда дәвалауны дәвам иткәннәр.
Хәзер үсмер бала үзен яхшы хис итә, аны өенә чыгарганнар, дип хәбәр итә Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы.