«Электросамокат шартлады» - Янгында әтисе белән улы үлгән, әниләре тәрәзәдән сикергән
Ишегалдында торган машиналар аркасында, янгын сүндерүчеләр күрше йорттан шланг сузарга мәҗбүр булган.
15 мартта Сочи шәһәренең Кызыл армия урамындагы күп катлы йорттагы фатирда янгын чыга. Фатирда 39 яшьлек хатын, аның 43 яшьлек ире һәм 13 яшьлек улы була. Әни кеше икенче кат тәрәзәсеннән сикереп төшәргә өлгерә, аңа узып баручылар ярдәм итә. Әтисе белән улы янгында һәлак була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Күршеләре сүзләренчә, янгын алдыннан өйдә шартлау тавышы ишетелә. Алар электр самокаты шартлаган дип фаразлый. Техниканы фатирда зарядкага куйган булганнар.
«Без күршеләр белән башка фатирларны коткарырга маташтык. Ут тагын да таралмасын өчен тырыштык. Янгын сүндерүчеләр дә бик тиз килеп җитә алмады, аларга ишегалдында торган машиналар комачаулады. Янгын сүндерүчеләр күрше йорттан шланглар сузды. Кешеләр һәлак булды. Электр самокатларын торак биналардан читтәрәк тотыгыз, зинһар өчен, балаларны саклагыз», — дип сөйли мәрхүмнәрнең күршеләре.
Янгынны 25 минутта сүндерәләр, ләкин әтисе белән үсмер улына гына ярдәм итә алмыйлар. «Янгын турында 15 мартта 04.01 сәгатьтә хәбәр иттеләр. Биш катлы йорттагы фатир яна иде. 04.24 янгынны сүндереп бетерделәр. Янгын 20 квадрат метр мәйданда булган», — дип сөйләгәннәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
39 яшьлек әни кеше исән, аның гомеренә куркыныч янамый. «Янгынны сүндергәч, фатирда ир-ат һәм үсмер малай мәете табылды. Янгын электр үткәргечтә кыска ялганыштан килеп чыккан дип фаразлана. Экспертиза билгеләнде», — дигәннәр Россия Тикшерү комитетының Краснодар өлкәсе буенча Тикшерү идарәсендә.