Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Электрон медицина полисын ничек ясатырга?

news_top_970_100
Электрон медицина полисын ничек ясатырга?
"Татар-информ" архивы

2022 елның 1 декабреннән Мәҗбүри медицина иминияте полисын (ОМС) кәгазь вариантта ясатырга кирәкми. Поликлиникага мөрәҗәгать иткәндә паспортны күрсәтү дә җитә, ә ОМС полисы электрон вариантта була ала. Мондый полисны ничек ясарга икәнен «Аргументы и факты» сайты аңлата.

Госуслуги сайтында электрон Мәҗбүри медицина иминияте полисын теркәү мөмкинлеге барлыкка килде.

Моның өчен:

1. Госуслуги сайтына керергә кирәк.

2. Электрон полис алу өчен Госуслуги да расланган хисап язмасы булырга тиеш.

3. Гариза биргәннән соң бер эш көне эчендә әзер була.

4. Балалар өчен дә полис бер көн эчендә әзерләнә һәм бары тик туу турында таныклык мәгълүматлары гына кирәк.

5. Әгәр шәхси кабинетыгызда полисның номерлары бар икән инде, аны киредән ясарга кирәкми. Цифрлы документ автомат рәвештә йөкләнә.

Үзең белән кәгазь яки пластик вариантны йөртергә дә кирәкми. Кирәк булганда, электрон документны телефон экраныннан гына күрсәтергә була, ә табибка онлайн язылганда яки поликлиникага теркәлгәндә, полис турындагы мәгълүматлар автомат рәвештә шәхси кабинеттан күчерелә.

Полис турында мәгълүматларны, аның номерын, иминият компаниясе контактларын һәм поликлиникага теркәлү турында белешмәләрне шәхси кабинетта алырга була.

Шулай ук анда иминият компаниясен алмаштырырга (теләсә нинди сәбәп буенча елга бер тапкыр мөмкин. Әгәр башка җиргә күченеп китәсез икән, мондый чикләү юк), иминият төбәген үзгәртергә, полисның гамәлдә булуын туктатырга, полисның гамәлдә булуын яңартырга мөмкин.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Расланган хисап нэрсэ дигэнне анлата?)
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100