news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Электрон мактау тактасына кертелгән һәр алтынчы кеше – мәгариф системасы вәкиле

news_top
Электрон мактау тактасына кертелгән һәр алтынчы кеше – мәгариф системасы вәкиле
Фото: © Надежда Гордеева

«Ак Барс Арена» стадионы медиафасадында Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы лауреатлары булган укытучыларның һәм педагогларның фотоларын күрсәттеләр. Акция Белем көненә багышланган. Лауреатлар арасында Татарстан мәктәпләре, гимназияләре, көллиятләре һәм югары уку йортлары укытучылары бар.

«Бүген без укытучы хезмәтенә, педагог хезмәтенә нинди зур игътибар бирелүен, укытучының статусы үзгәрүен күрәбез. Күрсәтелә торган ярдәм чаралары укытучы хезмәтенең абруе күтәрелү турында сөйли. Электрон мактау тактасына кертелгән һәр алтынчы кеше – мәгариф системасы вәкиле. Белем көнендә Казанның үзәк медиафасадына безнең укытучыларның исемнәре булу – куанычлы. Алар зур, махсуслаштырылган мәктәпләрдә укыта, кемнәрдер кечкенә авыллардагы кечкенә мәктәпләрдә укыта. Укытучылар – киләчәгебезне булдыручылар. Балаларыбызның күңеле – алар кулында», – дип сөйләде Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Шулай ук, Эльмира Зарипова сүзләренчә, Татарстанда укытучыларга ярдәм чаралары камилләштерелә. Бу һөнәрнең абруен күтәрүгә йогынты ясый.

Татарстандагы 3,6 меңгә якын укытучы Электрон мактау тактасы лауреаты булган. Алар арасында – Казан (Идел буе) федераль университеты укытучысы, Татаристика һәм сәнгать белеме кафедрасы доценты һәм «Бәйрәм» фольклор ансамбле җитәкчесе Гөлназ Әкбәрова, Казанның 20 нче «Гармония» гимназиясенең физика укытучысы, югары квалификация категориясе һәм «Мактаулы остаз» күкрәк билгесе иясе Ольга Соловьева бар.

Ольга Соловьева сүзләренчә, аның өчен «Татарстанның Электрон мактау тактасына» эләгү – горурлык.

«Мине шушындый югары дәрәҗәдә билгеләүләрен аңлыйм. Бу минем күпьеллык хезмәтемне, минем инициативалы булуымны һәм уртак эшкә керткән өлешемне бәяләгәннәр дигән сүз. Электрон мактау тактасына эләккән хезмәттәшләрем белән дә горурланам», – ди физика укытучысы.

Гөлназ Әкбәрова әйткәнчә, Электрон мактау тактасы булдыру – Татарстан өчен әһәмиятле вакыйга.

«Бу республикабыз үсешенә ярдәм итә торган һөнәрләрне җәмәгатьчелектә танытуга таба бер адым. Мондый проектка сайлап алынган кешеләр өчен – бу бик дулкынландыргыч һәм кадерле. Бу аңлатып бетергесез хисләр», – дип уртаклашты КФУ укытучысы.

Белешмә:

Татарстанның Электрон мактау тактасын 2026 елда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән булдырдылар. Аңа төбәк предприятиеләре һәм оешмалары 4,9 меңнән артык оешмадан 15 меңгә якын хезмәткәр тәкъдим иткән. Проект республика халкын һөнәри казанышлары, күпьеллык хезмәтләре һәм Татарстан үсешенә керткән өлешләре өчен билгеләргә тиеш. Стадион экранында электрон мактау тактасы геройлары сурәтләре яңартылачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар