news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Электрон "больничныйлар" кәгазь белешмәләрдән нигә өстен?

Сорауга Татарстан буенча Социаль иминият фонды идарәчесе җавап бирә.

news_top
Электрон "больничныйлар" кәгазь белешмәләрдән нигә өстен?
-Пациентлар өчен электрон вакытлыча хезмәткә яраксызлык турында белешмәләрнең иң зур плюсы электрон вариантны югалтып һәм бозып булмауда. Авыру кешеләргә мөһер һәм табибларның имзаларын җыярга кирәк түгел.

Эшче һәм эш белән тәэмин итүче кешеләр электрон эшкә яраксызлык белешмәләрендә хата тапкан очракта, хастаханәгә шалтыратып, бу проблеманы хәл итә ала. Хастаханә документны дөресли һәм системага җибәрә, бухгалтер кыска вакыт эчендә документны эшкәртә. Пациентлар һәм табиблар өчен бу белешмәнең электрон варианты бик уңайлы: пациентлар чиратта тормый, ә табиблар, документны дөресләп, вакыт әрәм итми.

Аннан тыш, бланкларны исәпкә алу һәм саклау чыгымнары кими. Эш белән тәэмин итүчегә әсбап түләү өчен электрон исемлекне кыска вакытта формалаштырырга була.  

***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар