Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Электр теш щеткасы куллану зыянлымы?

Авыз куышлыгын электр щеткасы, гадәти щеткага караганда, бермә-бер яхшырак чистарта.

news_top_970_100
Электр теш щеткасы куллану зыянлымы?
pixabay.com

Бүген күпләр гади теш щеткасы урынына электр теш щеткасы куллана башлады. Ләкин кайвакыт, бу җайланма сәламәтлек өчен зыянлы түгелме икән, дип уйлап куябыз. Электр теш щеткасы турында 5 сорауга җавапны “Здоровье” газетасы тәкъдим итә.

Электр теш щеткасы гади щеткадан нәрсә белән аерыла?

Авыз куышлыгын чистартуның төп максаты - тешләрне агарту, теш авыруларының сәбәпчесе булган начар бактерияләрдән арындыру. Моны электр щеткасы, гади щеткага караганда, бермә-бер яхшырак башкара. Гаджетның иң зур өстенлеге - тиз хәрәкәтләнүендә. Әгәр гади щетка белән минутына 500гә якын чистарту хәрәкәте ясап булса, электрныкы 10 меңнән дә артыграк хәрәкәт ясарга сәләтле.

Электр щеткасын куллану зыянлымы?

Теш өслеге һәм аңкау кырыйларына җиңелчә генә кагылып, дөрес кулланып чистартканда, электр теш щеткасы зыянлы түгел. Мондый теш щеткалары аңкау канауга сәбәпче була һәм тешнең эмален боза дигән мифны да клиник тикшеренүләр кире какты. Минутына әллә никадәр хәрәкәт ясауга карамастан, электр теш щеткасы теш, пломба һәм аңкауга зур басым ясамый.

Электр теш щеткасы сайлаганда, нәрсәгә игътибар итәргә?

Щетканың башы артык зур булмаска, сабы шумаска һәм кулда уңайлы ятарга тиеш. Заманча электр щеткалары матур дизайн белән чыгарыла һәм өстәмә функцияләргә ия. Мәсәлән, аның таймеры, үзеннән-үзе сүнү, төрле чистарту режимнары, авыз куышлыгының авыр чистартыла торган урыннары өчен өстәмә кечкенә башы булырга мөмкин.

Электр теш щеткаларын балалар да яратып куллана. Моның өчен «Kids» яки «Junior» дигән тамга булганнарын эзләргә кирәк.

Электр теш щеткасын еш алыштырыргамы?

Щетканың башын өч айга бер тапкыр алыштырырга киңәш итәләр. Гади теш щеткаларының хезмәт итү вакыты да шундый ук. Щеткаларның үтә дә заманча вариантларында ультрафиолет зарарсызландыру функциясе дә каралган. Биш минут эчендә, УФ-нурлар ярдәмендә, щеткага җыелган барлык микроблар юкка чыгарыла.

Брикет кигән вакытта электр щеткасын кулланырга мөмкинме?

Мөмкин. Ләкин сезгә өстәмә гигиена җайланмалары - ирригатор һәм ершик кирәк булачак.

Табиблар тешләрне ашаган саен соң чистартырга яки авыз куышлыгын су белән булса да чайкатырга киңәш итәләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100