Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Электр плитәләре кулланучыларга электроэнергия өчен ташламалар бетерелергә мөмкин

Электр плитәләре кулланучыларга электроэнергия өчен ташламалар бетерелергә мөмкин

news_top_970_100
Электр плитәләре кулланучыларга электроэнергия өчен ташламалар бетерелергә мөмкин
Икътисади үсеш министрлыгы электр плитәләре өчен ташламалы тарифларны бетерергә мөмкин. Бу хакта РИА Новости яза.

Министр Максим Орешкин электр плитәләре өчен төп тариф буенча түләргә тәкъдим итә. Счетчик 500 кВт/сәг тән артып китсә, тариф тагын да артачак.

Икътисади үсеш министрлыгы 2020 елдан 2033 елга кадәр аз-азлап ташламаларны киметә барачак диелгән хәбәрдә. Министрлыкның тәкъдиме бүген каралачак. 

"Роснано" җитәкчесе Анатолий Чубайс Гайдар форумында чыгыш ясап, "электроэнергия арзан булу сәбәпле, аны әрәм-шәрәм итәләр" дигән фикер белдергән. Аның фикеренчә, Россия дөньяда энергияне экономияләми торган илләрнең берсе. "Россиядә электроэнергия дөнья бәяләренә караганда ике тапкырга арзанрак. Электроэнергиянең арзан булуы аны әрәм-шәрәм итүгә китерә", - ди Чубайс.

Икътисади үсеш министрлыгы кешеләрнең кулланырга тиеш булып та, кулланмый калган электроэнергиясе өчен түләү кертү турында закон проектын да тәкъдим иткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100