
Якутскида 8 яшьлек бала чыбыкка кулы белән кагылганнан соң һәлак булган. Бу хакта 28 июльдә Россия Тикшерү комитетының Саха Республикасы (Якутия) буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза РЕН ТВ.
«РФ Җинаять кодексы 109 нчы маддәсенең 2 нче өлешендә каралган җинаять билгеләре нигезендә җинаять эше кузгатылды («Һөнәри бурычларны тиешле дәрәҗәдә үтәмәү һәм саксызлык аркасында үлемгә китерү»)», – диелгән хәбәрдә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, фаҗига Широких-Полянский урамындагы 3 нче йорт янында булган. Малай электр линиясендә эленеп торган алюминий чыбыкка кагылган.
Бала урында һәлак булган, диелә хәбәрдә.