Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Электр чыбыгына ике кулы белән ябышты». Әбҗәлил районында үсмер малай ток сугудан үлгән

news_top_970_100
«Электр чыбыгына ике кулы белән ябышты». Әбҗәлил районында үсмер малай ток сугудан үлгән
"Татар-информ" архивы

9 октябрьдә Башкортстанның Әбҗәлил районындагы Байым авылында 12 яшьлек малай электр тогы сугудан һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Бала үлү турында 112 номерына шалтыратып әйтәләр. Якынча белешмә буенча, аны 220 В көчәнешле ток суккан.

«Ул үсмер тагын дүрт малай белән уйнарга чыгып китә. Алар гараж тибындагы бина түбәсенә менәләр. Әлеге малай беренче булып түбәгә менә һәм электр үткәргеченә ике кулы белән берьюлы ябыша да шунда ук ток сугудан һәлак була», – дигән сайтның үз чыганагы.

Калган малайлар ярдәм сорарга йөгерә. Урынга ашыгыч ярдәм килә, тик табиблар баланың үлемен раслый.

Башкортстан прокуратурасы тикшерү башлаган, җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100