Автор-башкаручы, алып баручы Гөлүс Хәбибрахмановтан кабымлык рецептын тәкъдим итәбез
Җелекне табага тезәргә, тоз һәм тәмләткеч сибеп духовкага куярга.
Шул арада ярымбоҗралап суган турарга, тоз һәм тәмләткеч сибәргә, үсемлек мае салып болгатырга.
Кара ипине кыздырып алырга һәм сарымсак ышкырга.
Аннары пешеп чыккан ипигә җелек, суган куярга. Шәп кабымлык килеп чыга!